Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

1 апрель – көлке көне

Кем хуҗа ? Авылда бер капканы чегәннәр шакый. Капканы ачкан агайдан: «Кто хозяин дома?» -дип сорыйлар. «Кәҗәинен кәҗәин дә бит, Хәерлебанат дома нет!» -дип җавап бирә ир. *** Какуй Камал? Дүрт ел армия сафларында хезмәт иткән солдат, туган авылына кайткач, урысча гына сөйләшә икән. Шулай беркөнне хәл белергә, солдатны күрергә...

Кем хуҗа ?
Авылда бер капканы чегәннәр шакый. Капканы ачкан агайдан: «Кто хозяин дома?» -дип сорыйлар. «Кәҗәинен кәҗәин дә бит, Хәерлебанат дома нет!» -дип җавап бирә ир.
***
Какуй Камал?
Дүрт ел армия сафларында хезмәт иткән солдат, туган авылына кайткач, урысча гына сөйләшә икән. Шулай беркөнне хәл белергә, солдатны күрергә әтисенең бертуган сеңлесе килә. Әнисе егеткә:
- Улым, әнә Камал апаң килде, чыгып күреш! - ди.
Солдат өйнең эчке ягыннан:
- Какуй Камал? - дип сорый.
Шуннан соң егеткә гомерлек Какуй Камал кушаматы тагыла.
***
Комачаулама әле
Ферма янына колхоз рәисе машинасы килеп туктый. Ул көнне дә яхшы гына салып алган ферма мөдире Әптери, таныш машинаны күргәч, егылмас өчен электр баганасына чат ябыша.
-Әптери абзый, әйдә әле, ферма өенә кереп сөйләшеп алыйк, - ди рәис.
Баганадан кулларын ычкындырырга курыккан Әптери:
-И-и-птәш пр-р-си-дәтель, мишай-итмә әле, а-а-ту, ег-егылттырасың, - дип җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев