Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Адаш сыер

– Индира, кая барасың? Бас урыныңа дидем мин сиңа! – Бу сүзләрне ишеткәч, бер алга, бер артка атларга белмичә, урынымда тораташ булып катып калдым.


Күпме вакыт үткәндер, белмим, артымнан камера күтәреп барган хезмәттәшем – видеооператор Русланның кычкырып көлеп җибәрүе мине айнытып җибәрде. Артыма борылып карасам, Руслан, сүзен дә әйтә алмыйча, буылып-буылып көлә иде.

Бераздан ферма ихатасы буенда бая миңа боерык биргән хатын-кыз – ферма мөдире Зөлфия апа үзе дә күренде. Ул безне каршы алырга чыгуы иде. Руслан тыела алмый көлә, минем колакта һаман “Индира, бас урыныңа!” дигән боерык яңгырый. Ачуым да килеп куйды, тапканнар инде сыерга исем, бүтән кушамат беткәнме?

– Әйдәгез, керә торыгыз. Эле сыерлар яңа гына җәйләүдән кайттылар. Шуларны урыннарына кертә алмый азапланабыз, көннәре дә эссе бит аның, – дип сөйләнә-сөйләнә, тагын сыерлар куарга кереп югалды ул.

– Нәрсә, адашың турында сюжет түгел, фильм төшерәбезме әллә? – ди Руслан, шаяртып.

Безнең эштә төрле кызык хәлләр була, тик болай булганы юк иде әле. Ә бит эш иртәсе шундый күңелле әңгәмә белән башланган иде. Мин районда сәеррәк яңгыраган кеше исемнәре турында материал әзерләдем. Баш мөхәррир белән дә шул темага сөйләшеп алдык. Минәйтәм, ничек инде балаңа тузга язмаган исем кушарга була? Сүз иярә сүз чыгып, ул да миңа исемем татар исеме булмавына төрттереп алды. Минем сер бирәсем килми.

– Ярый әле, әти-әнием миңа шундый исем сайлаган! Мин гомерем буе аларга рәхмәтлемен. Исемемне яратып, горурланып яшәдем! Иң мөһиме –матур, яңгырап тора, башкаларныкына охшамаган, сирәк исем! – дип бераз мактанып алдым һәм исем кушылуның кыскача тарихын сөйләп күрсәттем аңа. – Мин туган көнне Индиянең премьер министры Индира Ганди Мәскәүгә килгән булган, шул хөрмәткә әти белән әни миңа аның исемен кушканнар. Гомумән, мин үземне-үзем белгәннән бирле әтинең һинд киноларын карап, аларның җырларын мөкиббән китеп тыңлап утыруын хәтерлим.  Кыскасы, шулай итеп Индира исемен авылда беренче булып миңа кушканнар.

Менә шундый сөйләшү белән башланган эш көнем, адаш сыер- Индираның ничә литр сөт бирүе хакында, аның рационында ниләр булуы, нәрсә ашавы турында әңгәмә белән тәмамланды.
Танышкач, эшнең нидә икәнен сизеп алган ферма мөдире, әйтерсең лә,  мине юатырга тели.
– Шулай инде, каян барысына да исем табып бетерәсең? Минем исемне йөртүче Зөлфия дигән сыер да, хәтта Руслан дигән кушаматлы үгез дә бар әле бездә! – дип әйтеп салмасынмы.

Бу юлы инде хезмәттәшем Русланнан мин көлә идем.
– Кара инде, ике серияле фильм төшерергә була бит... 

Индира СӘЙФУЛЛИНА,

Чыганак:http://bavly-tat.ru/news/kyzyk-myzyk/adash-syer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X