Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Чегәннәрне – башлыкларга киңәшче итик!

Иртән тукталышка таба барганда, каршыма чегән хатыны килеп чыкты да вакыт купме дип сорый, имеш, сүз башлый бу. “Әллә Ижстальдә эшлисең-ме, соңга калам дип куркасыңдыр”, дим.

Бу ак­ча те­ма­сын да оныт­мый, “Сөт эчә­сем ки­лә, за­од­но по­га­даю”, ди... “Хә­зер, мин әй­тәм! Әгәр син ба­ры­сын да бе­лә­сең икән, ип­тәш Пу­тин си­не за­мы итеп алыр иде!” “Ка­ты чик­лә­век” кә эләк­кән че­гән ха­ты­ны ни әй­тер­гә бел­ми ап­ты­рап тор­ган ара­да, юлым­ны дә­вам ит­тем.

Бер­ва­кыт шул ук тук­та­лыш­та бер та­тар кы­зын та­ла­ган­ны күр­гән идем. Те­ге­се му­е­нын­нан яры­май­лы ал­тын му­ен­са­сын, ал­ка­ла­рын ал­гач, түз­мә­дем, яны­на бар­дым. Шу­ны­сы кы­зык, те­ге кыз ми­ңа “Кы­сыл­ма­гыз, үзем бе­ләм!” ди­мә­сен­ме! Гип­но­зын­нан уят­тым мин аны ба­ры­бер. Аңы­на кил­гәч, че­гән ха­ты­ны­ның чәч­лә­рен туз­дыр­ды! Мин дә бу­лыш­тым.Та­тар бул­ган җир­дә хә­тәр бар шул!

 

Шәф­кать Га­ни­ев

http://shahrichalli.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/chegnnrne-bashlyklarga-kishche-itik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев