Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Елмаеп алырга - мәзәкләр

Россиядәге закончалык: юл сапырга дигән акчаны башта урлыйлар, у аннары шул акчага кыйбатлы машина сатып алалар, аннары шул машинаны начар юлларда җимерәләр. Бер ир берничә айга сузылган командировкадан кайтып төшә. Кесәсендә акчасы күп, хатынын кафега чакыра. Болар шактый гына утырапалар, исерешәләр. Кафедан чыгып барганда ир: - Әйдә, сиңа кайтабыз! Хатыны:...

Россиядәге закончалык: юл сапырга дигән акчаны башта урлыйлар, у аннары шул акчага кыйбатлы машина сатып алалар, аннары шул машинаны начар юлларда җимерәләр.
Бер ир берничә айга сузылган командировкадан кайтып төшә. Кесәсендә акчасы күп, хатынын кафега чакыра. Болар шактый гына утырапалар, исерешәләр. Кафедан чыгып барганда ир:
- Әйдә, сиңа кайтабыз!
Хатыны:
- Син нәрсә! Кичә ирем кайтып төште!
Бер ир - икенчесенә:
- Минем хатын зоопаркта тыныч күңел белән йөри алмый, гел елый да елый.
- Читлек эчендә утырган җәнлекләрне кызганамы?
- Юк, шулкадәр затлы мехларның әрәм булып ятуына түзә алмый.
Чебурашка Генадан сорый:
- Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә?
- Белмим, - ди Гена. - Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл - берсе кара, икенчесе сары.
Суд бара. Хөкемдар сорый:
- Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга адцыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы?
-Кызгандым инде, бигрәк әйбәт, яңа, ялтыравыклы, сызгыра да иде чәйнегем...
Ир:
- Кадерлем, син эшкә гел минем фотоны алып барасың. Эштә дә миңа карап торасыңмы?
- Әйе, берәр кыенлык туса, синең фотоңа карыйм да, проблемалар эреп юкка чыга.
- Мин шундый тылсымлы көчкә ия микәнни?
- Шулайдыр шул. Фотоңа карыйм да: "И, Ходаем, шушыннан да зуррак проблема була аламыни?!" - дим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәкләр