Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Елмаеп алыйк әле! Мәзәкләр...

Бер түрәне пенсиягә озаталар. Иртәгесен кызыксыналар: - Озату җыелышы бик ямансу булгандыр инде... - Әйе, бик ямансу булды. Сөенечтән барыбыз да еладык. Ике дус сөйләшеп утыра: - Тиздән җәй. Ял мәсьәләсендә планнарың нинди? - Һи-и, минем бу яктан җан тыныч! Ялга кайчан чыгасын , аны кайда уздырасын хатын хәл итә!...

Бер түрәне пенсиягә озаталар. Иртәгесен кызыксыналар:
- Озату җыелышы бик ямансу булгандыр инде...
- Әйе, бик ямансу булды. Сөенечтән барыбыз да еладык.
Ике дус сөйләшеп утыра:
- Тиздән җәй. Ял мәсьәләсендә планнарың нинди?
- Һи-и, минем бу яктан җан тыныч! Ялга кайчан чыгасын , аны кайда уздырасын хатын хәл итә!
Бер әби халык белән шыгрым тулы автобуска керә-керешкә сөрән сала:
- Ирләр, сак булыгыз, күкәйләр сытылмасын!
- Нәрсә, әби, күкәй алдыңмыни?
- Юк, кадак...
Пассажир, түземсезләнеп, автобус шоферына:
- Сез моннан бераз кызурак бара алмыйсызмы?
- Алам, ләкин миңа автобустан чыгып китәргә ярамый.
Яшь кенә, сөйкемле генә бер кыз бер оешмага эш сорап килә.
- Ә сез нәрсә эшли беләсез?
- Берни белмим.
- Кызганычка каршы, андый урыннарга кеше алынган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәкләр