Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Эзләгән – табар

1970 еллар. Куакбаш авылы аша буровойга эшкә барабыз. Авыл уртасындагы чишмәдән су торба аша зур улакка ага. Су алырга туктадык. Урта яшьләрдәге бер хатын кер чайкый. Керләре арасыннан зур чалбар алды да, кесәләрен актара башлады. Аның янына килеп: "Кесә актарырга Алла ярдәм бирсен", - дидем. "Чалбарның алгы ягында бәләкәй кесә...

1970 еллар. Куакбаш авылы аша буровойга эшкә барабыз. Авыл уртасындагы чишмәдән су торба аша зур улакка ага. Су алырга туктадык. Урта яшьләрдәге бер хатын кер чайкый. Керләре арасыннан зур чалбар алды да, кесәләрен актара башлады. Аның янына килеп: "Кесә актарырга Алла ярдәм бирсен", - дидем. "Чалбарның алгы ягында бәләкәй кесә бар, ирләр акчаны шунда яшерә", - дигән сүземә: "Сез барыгыз да бер икән", - дигән җавап ишеттем.
И-и, сөйләп китте бу... "Минеке хәзер анда яшерми, башка урын тапты, - ди. - Тик барыбер табам".
Күп эчтең, җитәр
Берәү эш хакы алгач, яхшы гына салып кайта. Өйдә тавыш чыгуга карамастан, таңга кадәр изрәп йокыга китә. Ә хатыны моның яшергән урыныннан акчасын алып куя.
Ир иртән тора, маллар карарга чыгарга җыена. Аягына итеген кигәндә, аның балтырына кыстырып куйган акчасын тикшереп ала. Канәгать кыяфәттә йортка чыгып китә. Тик абзарга түгел, ә бакча аша кибеткә юл тота.
Керә, итек балтырыннан кәгазьне алып сатучыга сузарга уйлый, әмма анда акча зурлыгындагы кәгазь һәм "Җаныем, күп эчтең, җитәр", - дигән сүзләр язылган була. Кәефе төшеп өенә кайтып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исерек