Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Иштем ишәк чумарын (юмореска)

Торак-коммуналь хуҗалыгында су күрсәткечләрен алу көне чын мәхшәргә әйләнә. Берөзлексез үрле-кырлы сикергән телефон тавышыннан башлар шартлар дәрәҗәгә җитә. Әле борын төбенә кәгазьләр килеп төшә, әле кемдер атылып кереп үз хокукларын даулый. Безгә җыелган халыкны күрсәгез икән. Бер юлы шул хәтле кешене бары тик Ленин Мавзолеенда гына күрергә буладыр, мөгаен. Сүзнең...

Торак-коммуналь хуҗалыгында су күрсәткечләрен алу көне чын мәхшәргә әйләнә. Берөзлексез үрле-кырлы сикергән телефон тавышыннан башлар шартлар дәрәҗәгә җитә. Әле борын төбенә кәгазьләр килеп төшә, әле кемдер атылып кереп үз хокукларын даулый. Безгә җыелган халыкны күрсәгез икән. Бер юлы шул хәтле кешене бары тик Ленин Мавзолеенда гына күрергә буладыр, мөгаен. Сүзнең кыскасы, галәмәт!
Шундый көннәрнең берсендә, барлап-санап утырганда, фәлән фатирның су күрсәткече булмаганлыктан, өенә шалтыраттым.
-Исәнмесез! Сезне торак-коммуналь хуҗалыгыннан борчыйлар, - дидем мин.
-Әйе, тыңлыйм. Ни йомыш- диде бер ир-ат битараф кына.
-Сез су исәпләү приборының күрсәткечен тапшырмагансыз.
- Ничек ул алай? Ялгышасың, мин һәрвакыт беренчеләрдән булып хәбәр итәм, - диде ул шунда ук җанланып.
-Булмаганга шалтыратам да инде, - дидем мин.
-Ызнать не знаю, шалтыратып әйттем. Ыслушай, сезнең оешмага эләгүе бер дә җиңел түгел бит. Путинга да, мөгаен, элемтәгә чыгуы күпкә җайлырактыр, - дип оршыша ук башлады бу.
-Ярый, карышып тормыйк. Бәлки, чынлап та, шалтыраткан булгансыздыр, әмма сезнең күрсәткеч юкка чыккан, - дидем, эшне озакка сузмыйк дигәндәй.
-Әһә! Менә ничек сыйфатлы эшлисез икән. Барыгызны да җыеп төрмәгә утыртырга кирәк. Сез караклар белән дөнья тулган, - дип китте тезеп, китте тезеп. Аннан:
-Исәпләгеч прибор 393 кубометр күрсәтә, - диде.
-393? Сез дөрес әйтәсезме? Ул үткәннәре белән һич кенә дә тәңгәл килми...
-Әйе, 393.
-Соңгы күрсәткече 33 булган.
-Ниди 33 инде тагын? 393 дип әйтеп торам ич!
-Зинһар, игътибарлап кына карагыз инде, алайса сезгә 300 кубометр өчен түләргә була бит, - дидем мин ялварулы тавыш белән.
-Нәрсә? Шул хәтле су агызырга мине өйдә фил асрый дип белдеңме әллә?- дип тагын акырына башлады.
-Шуңа күрә күңелем ул санны куярга теләми дә.... Бәлки, мин сезгә 39 кубометр һәм 300 литр су язармын. Шулай эшләсәк, 6 кубометрдан артык кына килеп чыга
-Башымны әйләндермә, шулай дип яз инде, яз. Барыбер, сез без тапшырган саннар буенча түләргә китермисез. Аптыраган инде ул саннарга, әллә күктән алып язасыз инде?- диде ул кулын селтәп.
-Ә кайнар суыгызның күрсәткече ничә?
-Кайнар су юк. Миндә өр-яңа газ колонкасы тора.
-Газ колонкасы - дидем мин аптырап.
-Әйе, әйе, ышанмасаң, килеп кара! Җан кисәгем, кайнар суың булмаса, миңа килә аласың. Якынрак танышырбыз.
-Туктагыз әле, тукта... Мин нинди адреска эләктем соң ул?!
-Халиков урамы, 25 йорт
- ...?!
Вәт сиңа мә, иштем ишәк чумарын! Башка адреска эләккәнмен икән бит.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юмореска про жкх юмореска