Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Кабердән тәмәке сораган

Бервакыт зиратта кабер казыйлар. Казып бетергәч, мәетне алып килергә дип, кайтып китәләр. Берәүне кабер сакларга калдыралар. Җәйнең эссе чагы. Икенче берәү башкалар артыннан иярмичә, кабергә баскыч төшереп, аста утырып кала. Моны беркем күрми дә, белми дә. Кояш кызуыннан качып, салкынча һавада утыра бу. Өстә кабер сакларга калган кеше тәмәке көйрәтеп...

Бервакыт зиратта кабер казыйлар. Казып бетергәч, мәетне алып килергә дип, кайтып китәләр. Берәүне кабер сакларга калдыралар.
Җәйнең эссе чагы. Икенче берәү башкалар артыннан иярмичә, кабергә баскыч төшереп, аста утырып кала. Моны беркем күрми дә, белми дә. Кояш кызуыннан качып, салкынча һавада утыра бу. Өстә кабер сакларга калган кеше тәмәке көйрәтеп җибәрә. Астагы кешенең дә тартасы килә бит. Ул аны-моны уйлап тормый, баскычтан яртылаш менә дә: "Миңа да тартырга бир әле", дип өн сала. Сакчы кабердән чыгып килүче кешенең башын күреп, һушын җуя.
400 граммлы чәнчә бармак
Совет чорында сыеры булганнарга сөт "налогы" була торган иде. Аны майлата да алалар иде. Шулай берчак бик үткер бер мужик чуаш авылына ак май эзләп килә. Бик озак эзләгәч, таба. Ул заманнарда, майны түгәрәкләп, ягъни кадаклап (400 грамм) үлчәп сата иделәр. Сатучының мае да, үлчәве дә бар-барын, әмма үлчәргә 400 граммлы гере генә юк. Нишләргә? Әлеге мужик бер дә аптырап тормый:
- Менә минем сул кулымның чәнчә бармагы бер кадак майны баса,- ди. Чуашлар инде олы яшьтә була, мужикка ышаналар. Шулай итеп, бу мужик боларның барлык булган маен чәнчә бармак белән үлчәп, алып кайтып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђзђк

2
X