Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Кәефегез юкмы? Мәзәкләр укып алыгыз

Әтисе малаен тирги. Малае ялкау, начар укый. - Хөрәсән! Беләсең килсә, Наполеон синең яшеңдә иң беренче укучы булган класста. «Отлично»га гына укыган! - И-и әти, - ди икән малае. - Беләсең килсә, Наполеон синең яшеңдә дәүләт башлыгы, Франция императоры булган!.. Укытучы: - Ильяс, ни өчен синең дәресләреңне гел дә гел...

Әтисе малаен тирги. Малае ялкау, начар укый.
- Хөрәсән! Беләсең килсә, Наполеон синең яшеңдә иң беренче укучы булган класста. «Отлично»га гына укыган!
- И-и әти, - ди икән малае. - Беләсең килсә, Наполеон синең яшеңдә дәүләт башлыгы, Франция императоры булган!..
Укытучы:
- Ильяс, ни өчен синең дәресләреңне гел дә гел әтиең әзерли?
- Соң бит әнинең һич тә вакыты юк. Җитешә алмый!..
- Балалар, - ди укытучы апа. - Бүген без инша, ягъни сочинение язарбыз. Аның темасы: «Әгәр дә мин директор булсам...» Ягез, башладык!
Укучылар шатыр-шотыр эшкә керешәләр. Хыял диңгезенә чумалар. Тик берсе генә һич тә кымшанмыйча утыра, әледән-әле кемнедер көткәндәй, ишек ягына борылып карый.
- Ә син, Марат, нигә язмыйсың, соңга каласың ич, өлгерми калуың бар...
- Ә мин... Суфия апа, личный секретаршамны көтәм!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэзэклэр анекдоты татарча