Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

“Көлдергический” мәзәкләр укып алыгыз

- Бервакыт эшкә соңга калганмын икән дип төш күрдем. Котым очып сикереп торсам - мин эштә икән!.. Кризис байларны тагын да баета, фәкыйрьләрне тагын да фәкыйрьләндерә диләр. Тик мин аңламыйм: кризисның биредә ни катнашы бар? Мин үземне белә башлаганнан бирле шулай иде ләбаса... Бер малай мәктәптән өенә кайтып керә: -...

- Бервакыт эшкә соңга калганмын икән дип төш күрдем. Котым очып сикереп торсам - мин эштә икән!..
Кризис байларны тагын да баета, фәкыйрьләрне тагын да фәкыйрьләндерә диләр. Тик мин аңламыйм: кризисның биредә ни катнашы бар? Мин үземне белә башлаганнан бирле шулай иде ләбаса...
Бер малай мәктәптән өенә кайтып керә:
- Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
- Нишләп?
- Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
Мин балачакта «Ну, погоди!» мультфильмында бүренең үзен-үзе фотога төшергәнен күргәч, көлеп тә караган идем соң! Шундый гаҗәп булган иде. Кем уйлаган хәзер шуны адым саен күрәсемне...
Арыслан тирән чокырга мәтәлә. Чокыр янында үскән агачта утырган маймыл моны күреп, әй сикерә, әй куана:
- Менә сиңа да көн бетте! Шул кирәк сиңа! Менә бәйрәм безгә, менә бәйрәм!
Ярты сәгать шулай сикеренгәч, ботак сынып, маймыл да арыслан янына чокырга егылып төшә:
- Җаным, ышанмассың, гафу үтенергә төштем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэзэклэр

2
X