Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Лениногорскиның заманча әбиләре селфи ясый

Гадәттәгечә кызым белән урамга чыктык. Мәдәният сарае тирәсендә күгәрченнәр куып уйныйбыз. Яңа гына күгәрченнәр ашатып торган бер олы яшьтәге апаның кәрәзле телефон тотып үзен үзе төшерүе кызык булып тоелды. Селфи яшьләр арасында киң таралган булса да, әби-чәбинең болай кыланганын беренче күрүем иде. Өстәвенә телефоны да андый-мондый гына түгел, русчалатып әйткәндә,...

Гадәттәгечә кызым белән урамга чыктык. Мәдәният сарае тирәсендә күгәрченнәр куып уйныйбыз. Яңа гына күгәрченнәр ашатып торган бер олы яшьтәге апаның кәрәзле телефон тотып үзен үзе төшерүе кызык булып тоелды.

Селфи яшьләр арасында киң таралган булса да, әби-чәбинең болай кыланганын беренче күрүем иде. Өстәвенә телефоны да андый-мондый гына түгел, русчалатып әйткәндә, современный сенсорлы экран белән. Кызысынуыма чыдый алмый замана әбисе белән танышырга омтылдым.

- Сез бик текә әбигә охшаган. Заманча килештерәсез, - дип сүз каттым. Яңа танышым татар әбие булып чыкты һәм бергә берничә «удачный» кадр ясаганнан соң эскәмиягә утырып күптәнге дуслар кебек чөкердәшә башладык.
Баксаң, Галия апа гомер буе нефть сәнәгате тармагында эшләгән. Аралашырга яшьтән үк яратканга һәркем белән дә уртак тел таба икән. Шуңа дуслары күп булып, көн саен үз ишләре белән урамга һава суларга чыккалаганнар. Әнә шулай тыныч кына гадәти әбиләр тормышы алып барган Галия апаның моң-зарлы тормышы көтмәгәндә генә үзгәрә дә куя.
Бервакыт улы әнисен булачак килене белән таныштыра. Кыска күлмәк кигән, бизәнгән-ясанган, янып торган кызыл тырнаклы кызны күргәч тә «Улым гаять чибәр кыз тапкансың. Пешерә алырмы бу тырнаклар белән»дип әйткәнен сизми дә кала. Килен буласы кеше бер дә аптырап калмый: «Беләм. Белмәгәнен интернеттан карап,икәү бергә өйрәнербез»дип әйтеп куя. Шул көннән алып алар аерылмас дусларга, Галия апа үзе әйтмешли «подружкаларга» әйләнәләр.
-Киленем белән улым туган көнемә текә телефон бүләк итте. Башта авыррак булды. Бармаклар экранга басарга күнекмәгән. Төрле кирәкмәгән җиргә кереп интегеп бетә идем. Рианам җайлап кына замана техникасы белән «аралашырга» өйрәтте, аннан интернет дөнья белән таныштырды. Үзләштергәч, ошап китте. Хәзер бу минем хоббига әйләнде. «Вконтакте», «инстаграмм»да үз «страничкамны» ачтым.
- Хәзер киленем белән көн саен шунда берәр яңалык «эләм». Бүген интернеттан бик тәмле пәхләвә рецепты карап куйдым. Киленем кайткач, икәү серләшеп кенә малай эштән кайтканчы пешереп алырбыз. Аннан аны да инстадөньяга «эләсе» бар , - дип кызу-кызу сөйләп китте Галия апа.
Ул да түгел, синең белән дә селфи ясыйк әле дип мин аны-моны абайлап өлгергәнче Галия әби телефонына төшереп тә алды. «Яңа дус таптым дип страничкама куярмын» дип тә өстәде.
Люция Габитова
yandex.ru/images/search?text фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев