Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Сания апа, мин сине, барыбер, табам (булган хәл)

Адәм баласы үзенең игътибарсызлыгы һәм таркаулыгы аркасында нинди генә хәлләргә дучар булмый икән?! Кибеттә алдану, банк хисабына ялгыш акча салу, машинада барганда, тиеш билгене абайламыйча, штраф салдыру дисеңме? Санап китә калсаң, алар хәйран күп! Бу ничәнче йорт? Менә, мәсәлән, бер көнне бер кирәкмәгәнгә өч кешене иртән иртүк "борчыдым". Моңа, әлеге...

Адәм баласы үзенең игътибарсызлыгы һәм таркаулыгы аркасында нинди генә хәлләргә дучар булмый икән?! Кибеттә алдану, банк хисабына ялгыш акча салу, машинада барганда, тиеш билгене абайламыйча, штраф салдыру дисеңме? Санап китә калсаң, алар хәйран күп!

Бу ничәнче йорт?

Менә, мәсәлән, бер көнне бер кирәкмәгәнгә өч кешене иртән иртүк "борчыдым". Моңа, әлеге дә баягы игътибарсызлыгым сәбәпче. Миңа тиз генә шәһәребездә яшәүче Сания Гадрерәшитовнаны табарга, аның белән күреп сөйләшергә кирәк иде. Шундый изге ният белән иртәнге җидедә ул яшәгән күпкатлы йортка юнәлдем. Иртән баруымның сәбәбен дә аңлатам: ул яшәгән фатирда домофоны булмаса, яки аны сүндереп куйса, андый вакытта тиз генә подъезга керә алырмын димә. Иртән, ичмаса, бар да эшкә ашыга, шуңа подъездга кереп калуның бер җае. Икенчедән, инде анда яшәми торган булса, үткән-барганнан сорашып, нәрсә дә белергә була. Сүзнең кыскасы, кирәкле йортны табып, фәлән санлы фатирның домофон төймәсенә бастым. Басып өлгермәс борын:

- Кем бар анда?- дип бер апаның ягымлы тавышы ишетелде.

- Сания Габдерәшитовна, ачыгыз! - дидем, шулай тиз ачуларына шатланып. Тик миңа:

- Сез ялгыштыгыз, - диделәр.

- Ә бу тугызынчы йортмы соң? - дип сорадым.

- Юк, бусы җиденче, - диделәр дә трубканы элделәр.

Урамда "сез ялгыштыгыз" дигән тавышлар гына ишетелеп калды. Бәракалла, дөрес йортка килмәгәнмен бит, дип күңелсезләнеп, кайсы соң әле дип уйларга өлгермәдем, шунда үтеп баручы бер хатын:

- Сезгә кирәкле булганы шул, - дип, каршыдагы йортка төртеп күрсәтте. Шуңа игътибар итмәгән, -дип үземне битәрли-битәрли., кирәкле фатирны табып, кабат домофон төймәсенә бастым.

Ачыгыз, мин сезгә килдем

Бу юлы көттерделәр, домофонга шалтыратуыма тиз генә җавап бирүче булмады. Инде кәефем корылып, китәм дип торганда, трубкада бер-ир тавышы ишетелде.

- Зинһар ачыгыз, мин сезнең янга килгән идем, - дип, әйткәнемне үзем дә сизми калдым.

Ишек ачылуга яшен тизлеге белән икенче катка да менеп җиттем. Ишекне 21-23 тирәсендәге бер егет ачты. Йокысыннан айнымаган иде, шуңа сүзне беренче булып мин башладым.

- Сания Габдерәшитовна өйдә юкмы әллә? Сез аның оныгы, бәлки, оныкчыгыдыр инде. Әбиегез кайда? Әллә ул бөтенләй монда яшәмиме? - дип пулеметтан аткан шикелле, бер кочак сорау яудырдым. Егетнең аның саен күзләре зураеп, миңа тик аптырап карады.

- Нинди Сания? Минем әбием бөтенләй дә юк.

- Аңлашылды, димәк, квартирантлар. Фатирның хуҗалары белән элемтәгә чыгарга кирәк булачак. Әбиләрен кая иткәннәр икән? Аларның телефон номерын бирә алмассызмы?- дип тагын үземнекен тукылдадым.

- Бу фатир-безнеке. Биредә йортны куллануга тапшырганнан бирле яшибез. Тагын бер кат кабатлыйм, бернинди дә Санияне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк, - диде ул тавышын күтәрә төшеп. Хәзер мин дә "айный" башладым.

- Гафу итегез, алайса фатиры дөрес язылмагандыр. Андый хәлләр булгалый шул, - дип тизрәк чыгып китү ягын карадым.

"Всезнающий Касыйм" бабай

Баскычтан чабып төшкәндә, чүт идән юучының чиләгенә абынмадым. Тегесе исә:

- Күзеңне ачып йөрергә ярамыймы әллә,- дип сукрана башлады.

- Карагыз әле, сез бу йортта күптәннән идән юасызмы?

- Бер биш еллап. Ә сиңа нигә?- диде ул үткен карашы белән сөзеп.

- Бәлки, сезгә Сания Габдерәшитовна дигән кеше таныштыр?

-Юк-юк, минем бар белгәнем идән юу, Сания-Фәнияләрдә эшем юк, - диде коры гына.

Аннан бераз йомшара төшеп:

- "Всезнающий Касыйм"нан сорап кара. Беренче фатирда яшәүче Касыйм бабайның белмәгәне юк, бәлки, ул ярдәм итәр, дип аңа мөрәҗәгать итеп карарга кушты. Ул әйткән фатирны эзләп табып, "белдекче" бабайның ишеген шакыдым. Унбиш минуттан соң, ниһаять, ишектә ак сакаллы, өлкән яшьтәге бер бабай күренде. Ишекне ачуга :

-И, кызым, әллә пенсия вакыты җиттедәме әллә? Миңа акча алып килдеңме? - дип сорады.

- Исәнме, Касыйм бабай! Пенсиягә әле иртәрәк шул, миңа Сания Габдерәшитовна кирәк иде, - дидем мин кычкырып.

- Соң, Сания вафатына унбиш ел бит инде! Бик иртә ташлап китте, мәрхүмкәем, - дип сыкрана, уфтана ук башлады. Аннан аның белән ничә ел яшәгәннәрен һәм нинди ипле хатын булганын сөйли башлады.Мин эшнең нәрсәдә икәнен чамалап:

- Юк ла, миңа Вахитова Сания кирәк иде. Ул кайсы фатирда яши?- дидем

- И, шулаймы? Минеке Газизова иде шул, - дип авыр гына сулап куйды бабай.

- Ә Вахитова кайда яши? -дип кабатлап сорадым.

Бабай, чынлап та, бик хәбәрдар юулып чыкты. Мин дә ярты сәгать арасында күп нәрсәләр бедергә өлдердем. Бер катта, каршы якта яшәгән күрешесенең гел командировкаларда йөргәнен белдем. Икенче катта - Панковлар, аларның күршеләрендә Сидоровларның ике бүлмәле фатирларында овчарка эте асраганнарын. Дүртенче катта күп балалы гаиләдә, ә иң өстәгесендә эчкечеләр, ә фәләнендә баласызлар. Валлаһи, бу бабайга премия бирерлек! Егерме дүрт фатирның хуҗаларын барлап, һәркайсына бәяләмә алгач, ниһаять, иң соңгысына - 24 фатирга да чират җитте. Менә нәкъ анда Сания түгел, Соня исемле бер хатын яши икән. Аның усаллыгын, беркайчан да сәлам бирмәвен сөйләп арыгач:

- Кара әле, кызым, бәлки, ул Соня-Саниядер. Әнә теге, безнең кызыл кирпечле йорттагы бер хатынны да без Галя, Галя, дип йөрттек. Берсендә шулай ишегалдына чыккач, сөйләшә башлагач кына, аның Гөлҗиһан булуы ачыкланды. Монда да шундыйрак сер ятмый микән?- дип барыбер дә әлеге фатирга кереп карарга киңәш итте.

Миңа туксан яшьлек әби кирәк

- Бар, тизрәк йөгер, ул эшкә киткәнче сөйләшеп кал, - дип озата башлаган иде. Мин барасы юлымнан борылып:

- Соня - Сания булмый гына торсын әле! Миңа эшли торган хатын түгел, ә туксан яшьлек әби кирәк, - дидем.

- Нишлисең инде, сиңа кирәк тә, тик андыйлар безнең йортта юк, - дип кырт кисте Касыйм бабай. Шулвакыт бабайның терәлеп торган күршесе чыкты да:

- Девушка, что вам от бабая надо? Что вы к нему как банный лист прилипли? Вы уже как сорок минут, ему морочите голову, - дип һөҗүм итә башлады.

- Мин бик мөһим эш белән йөрим. Сания Габдерәштовнаны эзлим. Ул сезнең йортта яши. Аның тиздән юбилее. Ышанмасагыз, менә карагыз, дип Мәскәүдән -Кремльдән килгән хатны ук төртеп күрсәттем.

- Так вы ничего не рекламируете? Вы юбиялара ищете? Тут черным по белому написано , что она проживает по адресу : Ленина, дом 9а

Бабай белән икәүләшеп, янәшәдеге кызыл кирпечле йортка төртеп күрсәттеләр. Анда инде мин Галя-Гөлҗиһан исемле кешенең яшәгәнен төгәл беләм. Сания Габдерәшитовнаны бу юлысы, һичшиксез, табачагыма ышанып, тизрәк анда йөгердем.

Зилә Мөдәррисова

рәсем: интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X