Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Шулай да булгалый...

Машина йөртү хокукына ия булу, ягъни права алу белән бәйле үзем белгән мәзәк хәлләрне газет укучыларга да җиткерәсе иттем. Кулларын гына алыштырган Берәүнең шофер булырга бик укыйсы килә. Комиссия үтәргә була, иң алдан күз врачына керә бу. Табиб моның күзен тикшерә, ерактан хәрефләр укыта. Ул барысын да укып бара. Карточкасын...

Машина йөртү хокукына ия булу, ягъни права алу белән бәйле үзем белгән мәзәк хәлләрне газет укучыларга да җиткерәсе иттем.
Кулларын гына алыштырган
Берәүнең шофер булырга бик укыйсы килә. Комиссия үтәргә була, иң алдан күз врачына керә бу. Табиб моның күзен тикшерә, ерактан хәрефләр укыта. Ул барысын да укып бара. Карточкасын кулына алса, анда: "Уң күзендә бильма",- дип язылган.
Табиб аптырап, сорый:
- Ничек итеп хәрефләрне дөрес укыдың?
- Бильмалы күзне уң кул белән капладым, аннары шул ук күземне сул кул белән капладым.
Шулай итеп, табибтан рөхсәт язуын ала.


Шофер чыкмас, ахры...
Икенче берәү белән мондый хәл була. Теорияне укып бетереп, имтиханны "яхшы"га биргәч, инструктор белән "вождение" үтәргә чыга бу. Элек "учебный" машиналарда педальләр ике якта да була иде. Курсант буларак, руль артына утыра да, китәләр болар шәһәр буйлап.
Шулчак инструктор моңа:
- Юл кырыеннан баручыны күрәсеңме? - ди.
- Күрәм,- ди тегесе.
- Таптат шуны!
Булачак шофер, ике дә уйлап тормыйча, рульне аңа таба бора, газга баса...
Ярый әле, инструктор машинаны туктатып өлгерә! Төсе качкан инструктор тотлыга-тотлыга: "Моңардан шо-о-фер чык-к-к-мас, ахры..."- ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: окулист

2
X