Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Талпан “табибы”

Талпан "табибы" Җәйге эссе көндә, печәннән кайткач, тәнемдә ниндидер уңайсызлык, дөресрәге, уң аякның югары өлеше авыртканны тойдым. Шәфкать туташы, авылча әйтсәк, брач Зилия медпунктта, үз урынында иде. Ул чалбарны төшереп, шешенеп киткән төшкә күз салуга: "Гафу итегез, Барый Сафуаныч, сезгә талпан кадалган. Сездәй шәхеснең сәламәтлеге өчен бик борчылам, гадәти генә...

Талпан "табибы"

Җәйге эссе көндә, печәннән кайткач, тәнемдә ниндидер уңайсызлык, дөресрәге, уң аякның югары өлеше авыртканны тойдым. Шәфкать туташы, авылча әйтсәк, брач Зилия медпунктта, үз урынында иде. Ул чалбарны төшереп, шешенеп киткән төшкә күз салуга: "Гафу итегез, Барый Сафуаныч, сезгә талпан кадалган. Сездәй шәхеснең сәламәтлеге өчен бик борчылам, гадәти генә түгел, ә зарарлы-агулы урман бете булуы мөмкин. Иң әйбәте - бу бөҗәктән Шөгер бәлнисендә котылу!" - дип киңәш бирде. Аптыраган кыяфәттә кайтып китүдән башка чара калмады. Хатын өйдә юк, фермага киткән. Без яши торган алтыпочмаклы өйнең эчке ягында моннан ун-унбиш ел элек алган кеше биеклегендәге озын, зур, һәрнәрсәне үзенә караганда күләмлерәк, мулрак күрсәтүче көзге бар. Тукта әле, мәйтәм, Шөгергә барганчы аякка кунаклаган талпан дуска күз төшерим әле дим. Нәкъ арт санга, йомшак җиргә урнашкан икән, каһәр. Шул мәлдә кеше ышанмаслык могҗиза булды - кан эчеп яткан урман бете, әлеге дә баягы көзгедәге арт санны күргәч: "Былкылдап торган симез арт сан барда нәрсәгә миңа сыек канлы арык, ябык аяк!" - дип, "ә" дигәнче көзгегә сикермәсенме!..


Т. Яруллин

Әлеге маҗараны хатынга сөйләдем. Хатын-кыз ишеткәнен, колагына кергәнне түкми-чәчми башкаларга җиткерергә сәләтле икәнне сез инде беләсездер. Шулай итеп мин, заманча әйткәндә, бизнес ачып җибәрдем, тирә-якка танылган талпан "табибы"на әйләндем. Талпан алдырырга болыты белән халык агыла башлады.

...Акча, финанс кытлыгыннан котылдык без шулай итеп. Җәйге-көзге чорда, мәктәптәге завхоз вазифасыннан кышка кадәр туктап торам. Өч мең сумга җәфаланып бил тиентен тирескә батып, исәнлеген бетереп йөрмәсен дип, Нәзирәне дә дояркалыгыннан туктаттым. Быел керем чыганагы - талпан кыр-болында, урманда - муеннан, өстеңә сикерергә торалар, малай! Шулай итеп, хатын минем эшмәкәрлектә уң кулым - кассир булып эшли башлады. Яшерен-батырын сөйләмим, егетләр, клиентлар күп килгәндә кесәгә унар мең сум керә! Әлбәттә, халык мәнфәгатен кайгырту җиңел бирелми. Әйтик, талпаннан зыян күргән, арынырга теләгән адәм бусагага аяк басуга фәрештәдәй кыланып, ак башлык, ак халат киеп, елмаеп-балкып каршы алам, хәл-әхвәл белешкәч, моң-зарын тыңлагач, төгәл диагноз куйгач, авыруны дәвалау үзәгенә - эчке якка кертеп җибәрәм. Биредә аны аклык-пакьлек бөркеп торган "махсус белемле ассистентым" - хәләл җефетем кабул итә. Ул терелергә дип килүчене Рәсәйгә мәгълүм көзге каршына китерә. Анадан тума чишенгән авыру, дөньяда бердәнбер савыктыру аппараты каршына баскач, көзгегә талпан бик теләп сикергәч, ягъни куркыныч афәттән арынгач, ихлас күңелдән рәхмәтләр әйтеп, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелүгә инанып 500 сумны түли дә, саубуллашып чыгып китә. Ассистент, ягъни Нәзирә Шәфкатовна, кыштырдап торган акчаны ак халат кесәсенә шудыргач, ипләп кенә, алдануын аңлап тыпырчынган талпанны яңадан урманга җибәрү максатыннан әзерләнгән савытка урнаштыра.

Бердәнбер көнне, ышанасызмы-юкмы, безнең өй белән мәчет арасындагы мәйданчыкка вертолет килеп төшмәсенме?! Күпме профессорга күренеп тә аркасына оялаган талпаннан котыла алмаган зур түрә килгән икән.

Бер-берен озак еллар күрмәгән туганнардай җылы итеп күрештек. Иң элек самовар куеп, тәмләп чәй эчтек. Миңа күчтәнәчкә биш меңлек шәраб, хатынга Италиядән кайтарылган затлы күлмәк, биш балага егерме биш меңлек кием-салым бүләк итте. Урман бетеннән арыну уңышлы төгәлләнгәч, кабул иткән кыйммәтле эчемлек башка киткәч мин дә, кунакчыллык күрсәтеп, яңа бодайдан әзерләнгән бер литр көмешкәне шапылдатып өстәлгә утырттым... Әллә сугышта алган яралар сиздердеме, әллә дулкынлану тәэсир иттеме, кинәттән баш әйләнгәнлектән, дустымны вертолетына утыртып җибәрә алмадым... Кадерле олы кунакны хәерле юл, тагын килүен теләп, ярдәмчем озатты.

Менә шулай туганкайларым, талпан-мазар кадалса, врач эзләп азапланмагыз, адресымны беләсез, туп-туры үземә килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев