Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

"Үтереп-көлдергический" мәзәкләр...

Бер хатын дус кызына мактана: -Руль артында булганда мин үземне Аллаһы Тәгалә итеп хис итәм. -Ник? -Мин барам, ә янымда утыручы ирем белгән догаларын укый. Юлда машинасы ватылган ир-ат авария сигналын кабызып, кырыйга туктый. Капотны ача. Шулвакыт арттан кемдер бик каты кычкырта башлый. -Ник кычкыртасың, читләтеп үтә алмыйсыңмы әллә, -...

Бер хатын дус кызына мактана:
-Руль артында булганда мин үземне Аллаһы Тәгалә итеп хис итәм.
-Ник?
-Мин барам, ә янымда утыручы ирем белгән догаларын укый.
Юлда машинасы ватылган ир-ат авария сигналын кабызып, кырыйга туктый. Капотны ача. Шулвакыт арттан кемдер бик каты кычкырта башлый.
-Ник кычкыртасың, читләтеп үтә алмыйсыңмы әллә, - ди ачуы чыккан ир руль артындагы хатын-кызга.
-Шулай итте ди. Сезнең кайсы якка борылырга җыенганны каян белим соң. Әле уң поворотнигыгыз яна, әле сулы...
Ярамаган урында парковкаланган "копейка" янына гаишник килеп баса.
-Бу сезнең машинамы?
-Әйе.
-Алайса сездән 500 сум штраф.
-Тагын бер йөзне өстә дә, үзеңә алып кит...
Юл аша чыкканда автомобиль җәяүлене бәрдерә. Аннан йөртүчесе чыга да, зыян күрүчегә иелеп:
-Сез бәхетле икән әле, мин - табиб, - ди.
Тегесен башын күтәрә дә:
-Ә менә сез юк, мин - юрист.
ГАИ инспекторы автоледины туктата.
-Сезнең права!
-Тик алмагыз, анда минем фото бик уңышлы чыккан.
ГАИшник юлда автомобильне туктата да:
-Лейтенант Кәбиров, җиде бала атасы...
-Гафу, мин бит кагыйдә бозмадым.
-Минем балалар синең кагыйдә бозганыңны көтеп ач утыра алмыйлар бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәкләр

2
X