Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Төшкә керсә иде

Берәүнең җәмәгате фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчә. Бердәнбер көнне моның янына дуслары кайгысын уртаклашырга килә. Сорыйлар: "Җәмәгатең төшеңә керәме соң?"- дип. Бу уфтанып сөйләп китә. - Төшемә дә керми шул. Керсә, хет бер туйганчы күреп, күңелем булганчы орышып калыр идем,- ди, башын аска иеп. Кушаматы "маймуч" Күрше авылдан берәүләр туганнарын...

Берәүнең җәмәгате фани дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчә.

Бердәнбер көнне моның янына дуслары кайгысын уртаклашырга килә. Сорыйлар: "Җәмәгатең төшеңә керәме соң?"- дип.
Бу уфтанып сөйләп китә.
- Төшемә дә керми шул. Керсә, хет бер туйганчы күреп, күңелем булганчы орышып калыр идем,- ди, башын аска иеп.
Кушаматы "маймуч"
Күрше авылдан берәүләр туганнарын кунакка чакыралар. Туганы балыкчы була, күчтәнәчкә зур-зур балыклар алып килә. Күрше-күләнне дә ашка дәшәләр. Балык кыздыралар, ул һәркемнең яраткан ризыгы бит. Бер күршесе мактый-мактый балык ашый башлый. "Бигрәк тәмле балык, бер кылчыгы да юк",- дип куя. Кунакның күңеле була.
- Агай-эне, бу бит маймуч түгел, эре балык,- ди.
Тегесе ашавыннан туктап, як-ягына карап куя. Янәшәсендәгеләр дә, серле итеп, бер-берсенә карап куялар. Балыкчыны мактаган күршенең кушаматы "маймуч" булган икән.
Мондый "икенче исем"нәрне авылларда халык арасында еш ишетергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кљлке