Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨЛКЕХАНӘ

Үзе йөри торган тәгәрмәч

Бервакыт урта яшьләрдәге авылдашлар очраша. Берсе икенчесеннән: - Әллә "Москвич"ың белән йөрмисеңме? - дип сорый. - Тәгәрмәчләр бик искерде, гаишниклар тотып наказать итәрләр, дип куркам, -- ди тегесе. - Кара әле, минем малайның «Москвич»ы бар иде, ул аны сатып җибәрде. Өр-яңа тәгәрмәчләре калды, мин сиңа аны арзанга гына сатам, -...

Бервакыт урта яшьләрдәге авылдашлар очраша. Берсе икенчесеннән:

- Әллә "Москвич"ың белән йөрмисеңме? - дип сорый.
- Тәгәрмәчләр бик искерде, гаишниклар тотып наказать итәрләр, дип куркам, -- ди тегесе.
- Кара әле, минем малайның «Москвич»ы бар иде, ул аны сатып җибәрде. Өр-яңа тәгәрмәчләре калды, мин сиңа аны арзанга гына сатам, - дигән сөйләшү була болар арасында.
Шуннан соң ресторанга кереп, яңа тәгәрмәчләрне "юарга" булалар. Бик яхшы гына итеп утыралар. Икенче көнне сөйләшенгән вакытка тәгәрмәчләрне алырга килә теге ир. Хуҗа сараеннан ике тәгәрмәч күтәреп чыга. Бер-берсенә озак кына карашып торалар да, тәгәрмәч артыннан килүче моның йөзенә төкереп китеп бара. Ә хуҗа кулына сугыш елларында тартып йөри торган "уф алла" тәгәрмәчләре тоткан була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тђгђрмђч