Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Авыл шәһәргә ярдәм итә

Шәһәрдәге Урман паркында былтыр бик зур күләмле эшләр башкарылды. Оешма, предприятие хезмәткәрләре, уку йортларында белем алучыларга быел да эш җитәрлек анда. Үткән атнада паркны тәртипкә китерүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз өлешен кертте. Югыйсә, авылда да эш җитәрлек, печән җыю кебек җаваплы чор башланды. Тик тапканнар вакытын, КамАЗлар да алып килгәннәр,...

Шәһәрдәге Урман паркында былтыр бик зур күләмле эшләр башкарылды. Оешма, предприятие хезмәткәрләре, уку йортларында белем алучыларга быел да эш җитәрлек анда.

Үткән атнада паркны тәртипкә китерүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз өлешен кертте. Югыйсә, авылда да эш җитәрлек, печән җыю кебек җаваплы чор башланды. Тик тапканнар вакытын, КамАЗлар да алып килгәннәр, тракторлары да бар. Моны атналык планерка вакытында шәһәр мэры Р.Хөсәенов та уңай яктан билгеләп үтте. Транспорт юк, эшче куллар җитми, дип зарланучы шәһәрдәге кайбер предприятие җитәкчеләренә үрнәк итеп куйды.
Ул көннәрдә "Лениногорская" агрофирмасы", "Маркс", "Ленин", "Сатурн-Урал", "Йолдыз", "Агропродсервис" җәмгыятьләреннән килгән йөк машиналары туфрак ташыды, "Ялтау" дуңгызчылык комплексы йөк төягече туфрак төяүдә катнашты. Ә "Восходящая Заря" җәмгыяте эшчеләрне тәмле төшке аш белән сыйлады.
Менә шулай, авыл халкы бер эштән дә курыкмый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман паркы

2
X