Заман сулышы

Буранда адашып аякларын туңдырган малай турындагы хәбәрне тикшерәләр

Яшел Үзән районында полиция буранда адашкан 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан, дигән хәбәр таралды бүген социаль челтәрләрдә. Бераздан табиблар малайның аякларын саклап калу өчен көрәшәләр дә дип хәбәр иттеләр. Әлеге фактны республика буенча тикшерү комитеты тикшерә башлаган.Хәзерге вакытта фаҗига...

Яшел Үзән районында полиция буранда адашкан 9 яшьлек малайны табып алган. Әбисенә чыгып китеп, буранда адашкан бала ярымһушсыз хәлдә кар көртендә яткан, дигән хәбәр таралды бүген социаль челтәрләрдә.


Бераздан табиблар малайның аякларын саклап калу өчен көрәшәләр дә дип хәбәр иттеләр. Әлеге фактны республика буенча тикшерү комитеты тикшерә башлаган.Хәзерге вакытта фаҗига тикшерелә, дип хәбәр ителә тикшерү комитеты сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: