Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Cиноптиклар буран һәм юеш кар фаразлый

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга җитүче көньяктан җил, күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән буран (Казанда төнлә һәм иртән), шулай ук бозлавык көтелә. Болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар һәм юеш кар. Юлларда бозлавык...

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга җитүче көньяктан җил, күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән буран (Казанда төнлә һәм иртән), шулай ук бозлавык көтелә. Болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар һәм юеш кар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 2-7, көндез 0-5 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.
Алдагы төндә Казанда 3-5 , көндез - 1-3 градус салкын. Болытлы һава, кар һәм юеш кар яварга мөмкин.
20 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, кыска вакытлы буран, бозлавык көтелә. 7 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода

2
X