Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәктә сайлаучыларны коймак белән сыйлыйлар

Авыл халкы сайлауларга бик җаваплы карый. Бердәм һәм актив булып тавыш бирергә килә. Районыбыз авылларында да бу күренеш күзәтелде. Иске Иштирәк мәдәният йортында урнашкан 1830 нчы сайлау участогы бәйрәм төсе алган, шарлар белән бизәлгән, музыка уйнап тора. Комиссия членнары иртәнге алтыда ук участокка килгәннәр. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Әкълимә Хәйруллина...

Авыл халкы сайлауларга бик җаваплы карый. Бердәм һәм актив булып тавыш бирергә килә. Районыбыз авылларында да бу күренеш күзәтелде.



Иске Иштирәк мәдәният йортында урнашкан 1830 нчы сайлау участогы бәйрәм төсе алган, шарлар белән бизәлгән, музыка уйнап тора. Комиссия членнары иртәнге алтыда ук участокка килгәннәр. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Әкълимә Хәйруллина әйтүенчә, сайлаулар бик актив бара. Бу участокта сайлаучылар да шактый, 977 кеше. Чөнки бирегә Иске Иштирәктән тыш, Бәкердән һәм Ялтаудан киләләр. Соңгыларын автобус белән алып килделәр, "Бәкер" шифаханәсе транспорт белән ярдәм иткән икән. Халык сайлап чыкканнан соң, тәмле коймак белән кайнар чәй эчү оештырылган, табынга чакырып торалар. Урамда авыл үзешчәннәре концерт куя. Әнә Бәкердән килгән Минзифа апа Хөсәенова: "Гражданлык бурычымны үтәдем, хәзер тынычлап кайтып китәм. Дөньялар тыныч, тормышлар матур, киләчәктә дә шулай булсын дип сайлауга килдек. Шунда берочтан Иске Иштирәктәге танышларымны да күреп китәм", ди.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X