Заман сулышы

Куакбаш китапханәсендә швед язучысын да беләләр

Шушы көннәрдә Куакбаш китапханәсе "Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары" акциясенә кушылып, ишеттерерлек итеп уку көнендә катнашты. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә. Акция швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел тулуга багышланган. Китапханәдә "Родом из детства" дигән китап күргәзмәсе оештырылган. Килгән балалар швед язучысы турында, иҗаты, тормышы турында...

Шушы көннәрдә Куакбаш китапханәсе "Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары" акциясенә кушылып, ишеттерерлек итеп уку көнендә катнашты. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә.

Акция швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел тулуга багышланган. Китапханәдә "Родом из детства" дигән китап күргәзмәсе оештырылган. Килгән балалар швед язучысы турында, иҗаты, тормышы турында кызыклы мәгълүмат алган. "Малыш һәм Карлсон" әкияти повестен рольләргә бүлеп, кычкырып укыганнар. Соңыннан фикерләшкәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: