Казанда "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда безнекеләр дә бар. Еллык республикакүләм конкурсларның быелгысы Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган иде. "Экология һәм сәламәтлек" номинациясендә "Бәкер" шифаханәсе җиңүче дип табылган, бүләкне Татарстан Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тапшырган. Котлыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз