Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгер мәктәбе укучылары биолабораториядә эшли

Узган елда яңа уку елыннан Шөгердәге В.П. Чкалов исемендәге мәктәптә “Татнефть” биолабораториясе ачылды.

Ул – республиканың көньяк-көнчыгышындагы сигезенчесе булды.

Бүген биолабораториядә эш кайный. Шөгер мәктәбе укучылары үсемлекләр үстерә, ә аңарчы микроклонлаштыру ысулы белән чыгаралар.

Татарстан нефтенең туган җирендә укучыларга лаборатория ачу тәкъдиме узган елның июлендә  Лениногорскида узган “Татнефть” Иҗтимагый советында карар кылынды.

Ике айдан соң Шөгер мәктәбе укучылары нефтьчеләрдән бүләк итеп  заманча биология кабинеты алдылар, кабинет интерактив такталар белән җиһазландырылган, 5 нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр практик һәм эзләнү эшләре алып бару өчен лаборатория ясалган иде.

-    Хәзер безнең кабинетта кирәкле җиһазларның барысы да бар. Биология дәресендә боларның барысы да мөһим, - дип сөйли Шөгер мәктәбенең биология укытучысы Алинә Вәлиева. – Утлы һәм электрон микроскоплар, ноутбуклар, химреактивлар, лаборатор инструментлар, үсемлек һәм хайваннарның биологик материаллары бар лабораториядә. Биология белән кызыксынучылар артты, без түгәрәк тә оештырдык.

Шөгер мәктәбе укучылары биолабораториядә үсемлекләрне үстерә, алар берничә бокска бүленгән. Беренчесендә контейнерларны стерильләштерү белән шөгыльләнсәләр, икенчесендә үсемлек сабаклары өчен туклыклы тирәлек булдыралар.

-    Ламинар бокста – иң кызыклысы, - дип сөйли лаборант Венера Зиганшина. – Башта булачак үсемлекләр өчен туклыклы тирәлек ясарга кирәк. Аны колбаларда махсус эретмә белән ясыйбыз. Аннан зарарсызландырабыз һәм чыбыкча ялгыйбыз. Бу процессларның барысында да укучылар катнаша.

Эшләрнең нәтиҗәләре компьютердагы махсус программага кертелеп барыла. Бүген Шөгер биолабораториясендә усак (триплоидная), каен һәм канәфернең нәни үсентеләре баш төрткән. Бераз үсә төшкәч, аны теплицага күчереп утырталар, алар туфраккка ияләшә, ә соңрак ныгыган үсемлекләрне питомникка тапшырачаклар, аларны анда үстереп бетерәчәкләр. “Татнефть” компаниясе мәктәпләрдән укучыларның үсентеләрен сатып алачак.

Шөгер натуралистларына эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен яхшы мөмкинлек. Барысы да киләчәктә микробиологлар булмаса да, “Татнефть”нең “яшел” проекты ярдәмендә табигатькә якын булачаклар.

Йолдыз Талипова, 8нче сыйныф укучысы:
-    Мин хайваннар, җәнлекләр яратам, өйдә бик күп алар. Тагын мин табигатьне, Шөгеремне яратам. Биология минем – яраткан фәнем, уку елыннан тагын да кызыксына башладым. Лабораториядә күбрәк булырга тырышам. Башта җиңел булмады, чыбыкча ялгарга кирәк бит. Үсемлек тирәлегенә микроорганизмнар кермәсен, шунысына игътибарлы булырга.

Наталья Звонарёва
 Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X