Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгер мәктәбендә укыткан Румия Гыймаева безнең өчен якын дустыбыз да булды

Шөгер мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып 40 елга якын эшләгән Румия Мирхатим кызы Гыймаеваның хезмәт юлы 1982 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап килгәч башлана.


Күп еллар буенча ул мәктәбенә, укучыларына, фәненә тугрылык саклаган, В. Чкалов исемендәге мәктәп укытучылары әйтүенчә, ул гаҗәеп булдыклы, игътибарлы, белемле кеше, хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.

Аның өчен өлкәнрәк буын укытучылары – алиһәгә тиңнәр – Лимуза Әхмәтшина, Тәскирә Вәлиева, Нурия Хисамова һәм башкалар – укытучы һөнәренә мәхәббәт уятуда зур роль уйныйлар. Укытучы үзенең эшләү дәверендә бай тәҗрибә туплаган. Румия Гыймаева күп еллар югары квалификацияле укытучы булып эшләгән, район методик берләшмәсен җитәкләгән. Эшендәге уңышлар өчен күп кенә грамоталар белән бүләкләнә.

Бал корты чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйгандай, туктаусыз эшләгән укытучының балаларда кызыксындыру уяткан дәресләре дә, укучылар белән бергә әзерләгән Пушкин, Лермонтов, Гоголь кебек бөек кешеләрнең иҗатына багышланган әдәби кичәләре дә укучыларның хәтерендә озак саклана.

Күп еллар буе әдәбиятка карашның киңлеген ачыклау буенча оештырылган район һәм республика олимпиадаларында аның укучылары яхшы һәм төпле белемнәрен күрсәттеләр.

Румия Мирхатим кызы үзе җитәкләгән сыйныф укучыларына да гади генә класс җитәкчесе генә булып түгел, ә иң беренче чиратта Кеше һәм Дус булды.

Ире – укытучы Әбрар Әнвәр улы белән ике бала: кызлары Алсу, уллары Азатны үстереп, белем бирделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Оныклары Амелия дә үсеп килә. Гыймаевлар гаиләсендәге дуслык, мәхәббәт, яхшы бала тәрбияләү авылда үрнәк гаиләләрнең берсе итеп күрсәтте. Кызганыч, ире Әбрар Әнвәровичның гомере вакытсыз өзелде, урыны оҗмахта булсын. Авылдашлары аны якты хатирәләр белән искә алалар.

Румия Мирхатим кызы әйтүенчә, ул укытучы булып, нәкъ менә Шөгер мәктәбендә эшләгәненә бәхетле.
-    В. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе электән көчле мәктәп булып танылды. Хәзер дә бу шулай. Укытучылар коллективы да бик әйбәт, оста, белемле укытучылар эшли, монда эшчәнлегемне алып баруым белән бәхетле, - ди Румия Гыймаева.

Рәмзия Гәрәева, Шөгер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев