Заман сулышы

Сугышлы мәктәбендә тыюлыклар турында сөйләштеләр

Тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан, Сугышлы мәктәбендә экологик акция узды, дип хәбәр итте укытучы Фәния Әхмәтова. Мәктәпнең "Адонис" фәнни берләшмәсе әгъзалары I-IX сыйныф укучыларына тыюлыклар турында сөйләгән. "Тыюлык :керү тыела" дигән темага презентация күрсәтелгән. "Нәрсә артык?", "Тере хәреф", "Хатаны тап", "Табышмаклар кәрҗине" уен-бәйгеләрдә укучылар бик актив катнашып, иң-иңнәр тәмле...

Тыюлыклар һәм милли парклар көне уңаеннан, Сугышлы мәктәбендә экологик акция узды, дип хәбәр итте укытучы Фәния Әхмәтова.

Мәктәпнең "Адонис" фәнни берләшмәсе әгъзалары I-IX сыйныф укучыларына тыюлыклар турында сөйләгән. "Тыюлык :керү тыела" дигән темага презентация күрсәтелгән. "Нәрсә артык?", "Тере хәреф", "Хатаны тап", "Табышмаклар кәрҗине" уен-бәйгеләрдә укучылар бик актив катнашып, иң-иңнәр тәмле бүләкләргә лаек булган. Соңыннан бергә җыелып мәктәп ишегалдындагы махсус җимлекләргә кошларга җим салганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: