Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы медпунктында эшләүче Фәридә Сәхапова: Хезмәттәшләрем - минем терәгем

Җир йөзендә дан-шөһрәткә исе китми генә, үзе сайлап алган һөнәренә дистә еллар дәвамында тугры булып, хезмәтеннән тәм табып яшәүче сокландыргыч кешеләр бар.

Түбән Чыршылы фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче, әлеге авылда яшәүче олысының, кечесенең сәламәтлеге сагында торучы медицина хезмәткәрләренең берсе – Фәридә Сәхапова да нәкъ менә шул  кешеләрнең берсе.

Түбән Чыршылы авылына ул Бөгелмә медучилищесын тәмамлаганнан соң, 1980 нче елның август аенда килеп төшкән.

" Мине Түбән Чыршылыга эшкә билгеләделәр. Билгеле,  элек күз күрмәгән авылга  китәр алдыннан мин борчылдым, шикләнебрәк тә тордым. Әмма ул вакытта авылның газетларда мактап язылган, алдынгылар рәтендә булган “Спартак” күмәк хуҗалыгы икәнен белә идем. Беренче эш урыныма мине әни озата килде, туган авылым Урмышлыдан Лениногорск аша, “пересадка”лар белән бардык,”- дип искә төшерә бүген Фәридә ханым.

Түбән Чыршылыга ул медучилище юлламасында язылганча, нибары өч ел, бер көнгә артык та, ким дә түгел, билгеләнгән эш срогын үтәр өчен генә дип килгән, күңелен дә шуның белән тынычландырган.

“Мине Түбән Чыршылыга килүгә Мөршидә исемле апага фатирга урнаштырдылар,-ди Фәридә ханым,- аңарда торып эшли башладым. Медпунктта фельдшер булып Әнисә Хөббәтуллина эшли иде. Тагын ике санитарка – Тәнзилә апа һәм Наҗия апа бар иде, алар мине үз әнием кебек кабул иттеләр, һәрвакыт бердәм, ярдәмләшеп эшләдек. Бөтен эшне уртак башкара идек, авыл җирендә мин шәфкакть туташы, үземә тиешлесен генә эшлим дип торыш юк, дус-тату булдык”.

Фәридә Үзбәк кызы Сәхапова районның Урмышлы авылында туып-үскән.  Фәридә ханым үзләренең  уеннарын да гел табиб һөнәренә бәйле булганлыгын исенә төшерә. Училищеда ул бик тырышып, яхшы  укыган. Алар училищены тәмамлыйсы елларда,  әйбәт билгеләргә генә укып чыгучыларга, бер тоткарлыксыз медицина институтында  керү мөмкинлеге булган, училище җитәкчелеге хәтта Фәридәнең әтисен җыелышка чакырып, бу турыда аңа да әйткән. Әтисе каршы булмаган, билгеле, аның үзенең дә кызын табиб итеп күрәсе килгән.

Өч елга гына дип килгән кыз Түбән Чыршылыда төпләнеп калган, авыл  халкы да киң күңел белән кабул иткән. Аннан килеп, авыл җиренә эшкә килгән укытучы, яисә фельдшерны егетләр күздән ычкындырамы соң, бераздан  алар  авылның Җәмил исемле егете белән гаилә корып җибәргәннәр. Ике кыз үстереп, зур тормыш юлына аяк бастырганнар, аларның икесенең дә үз гаиләләре бар инде. 

 Кызганыч, тормыш иптәше  Җәмил моннан биш ел элек вафат булган. “Гомер буе медицинада эшләп ярдәмгә өлгерә алмадым, иртән бернинди хәвефсез, чаналар тартып, мал сую  өмәсенә китте. Мин эшемә килеп җиткәндә шалтыраттылар, кинәттән хәле начарланып киткән –йөрәк”, - дип ямансулап искә төшерә Фәридә ханым.

Түбән Чыршылы фельдшер-акушерлык пунктының бердәм  колективы бик күптәннән авыл кешеләренең тирән ихтирамын казанган. “35 ел дәвамында хезмәттәшләрем Ярия Хәйретдинова һәм Мәрьям Гыйләҗева белән бер гаилә сыман тату итеп эшләдек, яшәдек. Беркайчан синең эш, минем эш дип бүлешү булмады. Эш урынында гына түгел, тормышта да шулай булды, балаларыбызны үстергәндә дә бер-беребезнең киңәшенә колак салдык. Хәзер Ярия белән икәү эшлибез. Хезмәттәшләремә бик рәхмәтле мин”, - ди Фәридә ханым.

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев