Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Салих Әхмәдиев - Түбән Чыршылы авылының хөрмәтле кешесе

Авылларыбызда туган ягын яратып, маңгай тирен тамызып, шунда озак еллар хезмәт итеп, үзеннән соң да рухи, әхлакый мирас калдыра алырлык үрнәк кешеләребез бар, шөкер. Аларны халык геройлары дип атап була. Түбән Чыршылыда шундый кешеләрнең берсе – Салих Әхмәдиев.



Авыл мәктәбендә Ватан Геройлары көне уңаеннан, Түбән Чыршылының хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны, алдынгы комбайнчы Салих Зөфәр улы Әхмәдиевны очрашуга чакырдылар. Очрашуны бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырганнар. Ул  республика телеканалында чыгып килүче “Туган җир” тапшыруы форматында үткәрелгән. Тапшыруның алып баручылары – Янсылу белән Илһам кунакка чиратлаштырып сораулар биргәннәр, ә Салих абый рәхәтләнеп, истәлекләрен яңартып аларга сөйләгән.

Язма героеның сөйләрлек сүзләре дә, хатирәләре дә шактый. Салих абыйның әтисе – Зөфәр аганың туганы Исмәгыйль “Әхмәди солдат” китабына бик күп истәлекләрен язып калдырган.

Автор үзенең бабасы – Әхмәди хакында зур күләмле,  сабырлык, тырышлык сорый торган әдәби әсәр иҗат итеп калдырган. Әхмәди бабайның 25 елга патша армиясенә солдатка җибәрелүе, ничек хезмәт итүе, әти-әнисен, туган ягын сагынуга түзә алмыйча качып кайтуы хакында тәфсилләп сөйли. Бу әсәрне автор, әлбәттә, балалары нәсел җебен югалтмасын өчен, гомумән кеше үзенең нәсәбен дә, үткән тарихын да онытмаска тиешлегенә ишарәләп яза.
 
Зөфәр аганың улы – Салих абыйга аның сыйфатлары күчкән. Ул – табигатьне, аның басу-кырларын, саф сулы чишмәләрен ярата. Ул авылдагы чишмәләр тарихы турында белә, аларны оныкларына да җиткерә. Балалар, оныклар белән табигатькә бергә чыгалар, ди авылдашлары. Укучылар белән очрашуга килгәч тә, авылдагы тау, чишмә атамалары турында кыскача гына сөйләгән, тарихы белән таныштырган. Салих абый – үз нәсел шәҗәрәсен дә җыйган кеше. Нәсел шәҗәрәңне белергә, барларга кирәк дип, укучыларны нәселе белән таныштырган.

Хатыны Җәмилә апа белән өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Малайлары да үзләре кебек, уңган-булган. Ә хатыны Җәмилә апа – искиткеч аш-суга оста ханым. Ул авылда оста итеп ипи салу белән танылган.

Салих абый Германиядә хезмәт итү хакында укучыларга сөйләгән. Шулай ук яшьлек хатирәсез – очрашу тулы булмас иде.

Гомумән, очрашу бик кызыклы, мавыктыргыч узган. Әлбәттә, очрашуның шундый яхшы узуында укучылар һәм педагог-оештыручы Тәлига Сәйфиеваның өлеше зур.

Тулырак "Заман сулышы" газетында.

Фотолар: мәктәптән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев