Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлының белем учагына – бер гасыр (+ бик күп фотолар)

Урмышлы авылы мәктәбе 100 еллыгын ветеран укытучылары, педагоглары, остазлары, укучылары белән гөрләтеп үткәрде.

 

Юбилей узып, берничә көннән соң мәктәпкә шалтыраткач, әле һаман чарадан алган хисләр-тойгылар белән йөрибез, диделәр. Алар гына түгел, барлык авыл халкында шулай булган.

Тормыш кешене  нинди генә биеклекләргә күтәрсә дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирештерсә дә, абруйлы эштә эшләсәӊ дә, үзең белем алган мәктәп, мәктәптә узган еллар, укытучылар, сыйныфташлар күңелдә ямьле хатирәләр булып саклана.Бер гасырлык тарихы булган Урмышлы мәктәбенең бай тарихы, матур традицияләре бар, тәҗрибәле укытучылары, лаеклы чыгарылыш укучылары белән горурлана ала.

Тарихка күз салыйк

Урмышлыда беренче башлангыч мәктәп 1923 елда  ачыла. Мәктәпнең беренче укытучысы Гыйззәтулла Төхвәтуллин булган. Ул мәктәп яшендәге балаларны беренче класска җыеп, дәресләр уздырган. Берничә елдан соң мәктәп җидееллыкка әйләнә.

1935 елда агачтан яңа мәктәп бинасы төзелеше башлана. Тик Бөек Ватан сугышы планнарны җимерә. Укытучылар фронтка китә.  1946 елда гына мәктәп бинасын төзеп бетерү мөмкин була.

1966 елда бер типтагы мәктәп төзелеше өчен фундамент казыйлар. Ул чакта барысы да кул эше белән башкарылган. Мәктәп музенндагы мәгълүматка караганда, Урмышлының белем йортына “Авангард” колхозы 200 мең сум акча бүлеп биргән. Мәктәпне төзетеп, кулланылышка тапшыруда ул чактагы директор Нәбиулла Фәссах улы Фәсхетдинов зур көч түккән. Шулай итеп, хәзерге мәктәп бинасы 1971 елда үз ишекләрен ача.

Мәктәп көтә шәкертләрен
Белем учагының 100 еллык юбилеена бик күп шәкертләре, укытучылары сагынып, читтән дә кайткан, тирә-күрше яклардан да җыелганнар. Укытучылар әйтүенчә, хәтта мәктәпнең актлар залында урын калмыйча, мәктәп коридорына кадәр халык белән тулган булган. Бәйрәмнең мәктәптә булган өлеше күпләрне яшьлегенә алып кайтты. Бәйрәм сценариен да шундый уйлап төзегәннәр, әзерлекне күптән башлаганнары сизелеп тора. Укучылар 60,70нче еллар укучылары булып, шул чактагы мәктәп формалары киеп,шул чор мәктәп сумкалары тотып чыктылар. Аннан исә кунакларны пионерия, комсомол чорларына алып кайттылар.

Әлбәттә, бәйрәм чарасының түрендә хөрмәтле ветеран-укытучылар иде. Мәгариф идарәсе, мәктәп җитәкчелеге, авыл җирлеге аларны хөрмәтләде, бүләкләр тапшырдылар.

1982 елдан 2013 елга кадәр Урмышлы мәктәбе белән җитәкчелек иткән Сәгадәт Мифтахова турында бер мәкаләдә генә язып бетерерлек түгел. Ул эшләгәндә матди база ныгый, кадрлар белән тәэмин ителә. Аның вакытында, 1990 елларда 8 еллык мәктәп урта мәктәпкә үзгәртелә.  Бергә эшләгән хезмәттәшләре: Шәһит Сәйфуллин, Суфиян Шәйхетдинов, Гата Якупов, Маһирә Вәлиева турында уңай фикерләр җиткерде. 2013 елда исә җитәкчелекне яшь, энергияле Рузалия Наил кызына тапшыра.  “Мәктәпнең 100 еллыгы бик затлы бәйрәм булды”, - дип фикерләре белән уртаклашты ул соңыннан.

Лениногорск Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин мәктәпне юбилее белән котлап, акчалата сертификат тапшырдылар. “Иң милли җанлы мәктәп”, дигән бәя бирде Вагиз Санатуллин.

Котлаулар, бүләкләүләр җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичәне шушы авыл мәктәбен тәмамлаган Сөмбел һәм Искәндәр Хәбибуллиннар алып барды.

Бәйрәмнең икенче өлеше – мәктәп музеенда узды. Биредә төрле еллардагы чыгарылыш сыйныфларның фотоларын табып, аларны бергә урнаштырып, “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дигән зур стенд ясаганнар. Ветеран укытучлар турында бай мәгълүматлар тупланган. Кыскасы, мәктәп тарихы буенча шактый эшләр башкарылган мәктәп коллективы тарафыннан.

Балалар бакчасында 23 ел эшләп лаеклы ялга чыккан Рәхилә Хәбибуллина әйтүенчә, мәктәп юбилее мәктәп коллективының дус-тату булып эшләве нәтиҗәсендә шундый күркәм чара булып узган. “Авылның ватсап төркемендә бүгенге көнгә кадәр рәхмәт сүзләре әйтеп язалар. Чара бик матур башланды. Аннары бәйрәмнең өченче өлеше  авылдагы мәйданда дәвам итте. Якташ җырчыбыз Рамил Галимҗанов җырлары белән ял иттерде, авыл артистларыбыз да кимен куймады. Дүрт самавырда тәмле чәйләр кайнады, мул табыннар кордылар. Юбилейга кайтучылар барысы да күчтәнәчләр, бүләкләр белән кайткан иде", - ди ул.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 2 июнь санында укый аласыз

Фотолар галереяда

Фотлар: Урмышлы мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев