Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Чыршылы авыл җирлегендә быел масштаблы эшләр көтелә

Районыбызның Яңа Чыршылы авыл җирлегендә узган ел республика программалары һәм үзара салым хисабына шактый эшләр башкарылган. Быел исә федераль программа буенча да эшләнәчәк эшләр билгеле. Бу хакта авыл җыенында хәбәр иттеләр.


Районыбыз авылларында җыеннар бара. Бу атна башында башланды һәм 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Регина Мөхәмәтшина әйтүенчә, җирлеккә 7 авыл керә һәм авылларның һәркайсында хәл итәсе сораулар туып тора һәм республика программалары, үзара салым, депутатлар ярдәме, район җитәкчелеге ярдәме белән эшләр башкарылып тора. Әйтик, узган ел Алешкинода республика программалары ярдәмендә вак таш һәм ком катнашмасы белән 900 метр юл ясалган. Шул авылда 20 данә диодлы яктырткычлар куелган, элек авылны  нибары өч лампа яктырткан булса, хәзер яп-якты урамнар балкып тора.

Яңа Чыршылыда мәдәният йорты каршында парк бар. Шунда узган ел скейт-рампа барлыкка килгән. Яшүсмерләрнең актив  спорт белән шөгыльләнү теләге буенча һәм аларның соравы буенча депутатлар ярдәме белән ясалган.
-    Үзара салым акчасын куллану буенча биш авылда халык белән очрашулар узды. Без анда үзара салым акчасының күләмен билгеләдек. Алешкино белән Кузайкинода 1 мең 500 сум итеп, Яңа Чыршылы белән Вәли хуторында 500 сум итеп, ә Горкинода 200 сум итеп җыярга булдылар. Әлеге акчалар юлларны төзекләндерүгә һәм чистартуга тотылачак, - ди үз чыгышында Регина Мөхәмәтшина.

Узган ел Кузайкинода Үзәк урамның бер өлешен вак таш белән җәйгәннәр, Яңа Чыршлыда Лесная урамына керү өлешен һәм Заречнаяда ямау эшләре ясалган. Алешкинода һәм Вәли хуторында  шулай ук Үзәк урамнарның бер өлеше төзекләндерелгән.

Авыл җыенында халык үз проблемаларын җиткерделәр. Яңа Чыршылыда 1972 елда төзелгән  күпфатирлы ике йорт бар. Еллар узу белән әлеге йортларның стеналары тузган, салкын үткәрә башлаган. Яшәүчеләр әйтүенчә, фатирда җил уйнап тора. “Өйдә 18-19 градус җылылык. Мондый, гадәти ремонт кына булышмый, йортка капиталь ремонт кирәк”, - ди алар җыенда.

 Быел Алешкинода “Татнефть” гранты хисабына эчәргә яраклы су булдыру буенча эшләр башкарылачак. Моннан тыш авыл җирлегендә масштаблы эшләр көтелә:
-    Федераль программа буенча Алешкинода һәйкәл
-    Кузайкинода балалар мәйданчыгы
-    Сергеевка һәм Александровкада урам яктырткычларын заманчага алыштырып кую
-    Яңа Чыршылыда баскетбол, волейбол, мини-футбол уйнау өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзү.

Яңа Чыршылы авыл җирлегендә барлыгы 527 кеше яши, шуның 294е – хезмәткә яраклы, 151 – пенсионер, күпбалалы 5 гаилә яши. Узган ел 3 бала туган, 15 кеше үлгән. Балалар бакчасында 7 бала тәрбияләнә, башлангыч мәктәптә 4 бала, тагын 21 бала Тимәш мәктәбенә йөреп укый.

Тулырак "Заан сулышы" газетында җомга санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X