Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Иштирәктә бер кешене таптатканнар

18 июльдә төнге сәгать 11дә эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Яңа Иштирәк авылындагы юл кырыенда ир-ат мәете яту турында хәбәр килә. Алынган тән җәрәхәтләре аның машина бәрдерүе нәтиҗәсендә һәлак булуын күрсәтә. Ул Әлмәт шәһәре кешесе, икенче группа инвалид булган. Полиция хезмәткәрләре гаепләнүчене эзләү барышында Зеленая Роща авылындагы бер гаражда бамперы...

18 июльдә төнге сәгать 11дә эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Яңа Иштирәк авылындагы юл кырыенда ир-ат мәете яту турында хәбәр килә. Алынган тән җәрәхәтләре аның машина бәрдерүе нәтиҗәсендә һәлак булуын күрсәтә. Ул Әлмәт шәһәре кешесе, икенче группа инвалид булган. Полиция хезмәткәрләре гаепләнүчене эзләү барышында Зеленая Роща авылындагы бер гаражда бамперы ватылган ВАЗ-217230 автомобиленә тап була. Юл-транспорт һәлакәте урынындагы ватыклар әлеге автомобильнеке булуы ачыклана. Тикшерү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп