Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Иске Иштирәкнең беренчеләре

Үткән атнада Иске Иштирәк мәктәбендә булырга туры килгән иде. Укытучылар бүлмәсенә керүгә, беренче соравым: "Беренче сыйныфка быел ничә бала килде?" дигән булды. "Унтугызау",- диләр куанып. Аллага шөкер дип, җиңел сулап куйдым. Соң, мәктәпнең, шуның белән бергә авылның да киләчәген билгеләүче сан бит бу. Балаларның уникесе - Иске Иштирәктә, җидесе -...

Үткән атнада Иске Иштирәк мәктәбендә булырга туры килгән иде. Укытучылар бүлмәсенә керүгә, беренче соравым: "Беренче сыйныфка быел ничә бала килде?" дигән булды.


"Унтугызау",- диләр куанып. Аллага шөкер дип, җиңел сулап куйдым. Соң, мәктәпнең, шуның белән бергә авылның да киләчәген билгеләүче сан бит бу. Балаларның уникесе - Иске Иштирәктә, җидесе - Бәкердә укый икән. "Аларның янына кереп чыксаң ярыймы соң?" - дим. "Барыгыз бар, кереп чыгыгыз, алар шулкадәр матурлар",- диләр. Киттем төшеп беренче катка. Әкрен генә керәм, тәнәфес вакыты икән, балалар шау-гөр килә.
Менә кыңгырау чыңлады. Укытучылары Гөлнара Әсхәт кызы Минһаҗева әкренләп кенә тынычландыра боларны, сыйныф бүлмәсе тынып калганчы шактый вакыт кирәк булды. Мәктәп тормышына ияләшү авыррак, бугай.
- Сезгә мәктәптә укырга ошыймы соң? - дим.
- Ошый, - диләр.
- Нәрсәләргә өйрәндегез инде?
- "А-У" хәрефләрен беләбез инде, - ди беренче партада утыручы бер малай. Шулай бераз сөйләшеп алдык үзләре белән.
Унике бала да тупырдап карап тора. Берсеннән-берсе сөйкемлеләр, матурлар - күзне алып булмый.
Апалары әйтә:
- Замана балалары инде,- ди. - 1 сентябрь көнне бәйрәм вакытында икесен югалттык. Эзлибез - юклар гына бит. Бераздан килеп чыктылар болар, телефоннарына мәктәпне төшереп йөргәннәр.
Үзләрен фотога төшереп алдым, бик теләп риза булдылар. "Сез безгә аны кайчан күрсәтәсез?" дип аптыратып бетерделәр. "Заман сулышы"ннан карагыз",- дим. Әле аннан соң да бер кочак сорау яудырдылар. Көчкә саубуллашып чыгып киттем.
Аллага шөкер, класс бүлмәсе тулы диярлек бала, барысы да исән-сау. Шулхәтле рәхәт булып китте. Авыл җирлеге башлыгы Нашат Әхәтович белән дә сөйләшеп тордык бу турыда. Ул бераз мактанып та алды. Балалар бакчасына да 54 бала йөри икән, өч дистәдән артыгы керергә җыена. Куанырлыгы бар шул. Бала булса, авыл яши бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп

2
X