Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

“Кыңгырау” сәхифәсенә иҗат җимешләрегезне көтәбез

Мәктәпләрдә уку башлану - "Кыңгырау" сәхифәсен чыгарыр вакыт җитүен аңлата. Быелгы уку елында әлеге сәхифәне тагын да кызыграк, баерак, матуррак итеп күрәсе килә. Әлеге максатны үтәүдә сез безгә булышырсыз, дип калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Сездән шигырь, әкият, хикәя, мәзәкләр, мәкаләләр көтеп калабыз. Алар төрлерәк темаларга булса, кызыграк булыр иде. Безнең район...

Мәктәпләрдә уку башлану - "Кыңгырау" сәхифәсен чыгарыр вакыт җитүен аңлата.

Быелгы уку елында әлеге сәхифәне тагын да кызыграк, баерак, матуррак итеп күрәсе килә. Әлеге максатны үтәүдә сез безгә булышырсыз, дип калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Сездән шигырь, әкият, хикәя, мәзәкләр, мәкаләләр көтеп калабыз. Алар төрлерәк темаларга булса, кызыграк булыр иде.
Безнең район балаларының бик сәләтле булуын беләбез. Әйдәгез, иҗат җимешләрегезне газет аша башкаларга да күрсәтик, алар да сезгә кызыгып каләмгә үрелсен. Гадәттәгечә, укытучыларыгыз да булышыр дип өметләнәбез һәм сездән хатлар көтеп калабыз. Аларны Тукай урамы, 3 нче йорт адресына почта аша яисә үзегез килеп тапшыра аласыз. Электрон адресыбызга җибәрсәгез дә була: zaman5@yandex.ru
Урман сыкравы
Абыем-янгын сүндерүче,
Сөйләде миңа күргәнен.
Урман буеннан узучы
Өстәп куйды белгәнен.
Җәйге матур,кызу көн,
Яшьләр киткән урманга.
Фаҗигале булган бу төн,
Бигрәк саксыз булганга.
Килеп кәеф ачканнар,
Учак янган үкереп.
Яшьләр тиздән качканнар,
Ниләр буласын белеп.
Үтеп баручы бер агай
Сизгән эшнең нилеген.
Әйткән: «Янгын,бугай,
Алган урман киңлеген».
Куркынган кошлар очалар,
Кала бит,дип,оябыз.
Урманнан киекләр кача:
"Инде кайда торырбыз?"
Килеп җитте тиздән ярдәм,
Су туктатты "әтәчне".
Барлык халык булды бердәм,
Күп куйды алар көчне!
Илдар САБИРОВ, Урдалы мәктәбенең VII сыйныф укучысы
Илдә бәяләр арта
Иртән иртүк кояш чыкты
Кыздыра да кыздыра.
Безнең илдә бәя үсә,
Кесәләрне туздыра.
Яңгыры да яумый гына
Хезмәт хакы да артмый.
Шулай булса да байлар
Җылы яклардан кайтмый.
Алар да мескен инде,
Байлык туплый да туплый.
Эшче халык кесә капшый,
Ипигә акча тапмый.
Зөлфия ФӘРИЗОВА, Кирлегәч мәктәбенең VIII сыйныф укучысы
Көзге матурлык
Бардык бүген урманга,
Күңелле булды анда.
Күрдек бик күп могҗиза,
Без туктаган аланда.
Бии агач яфраклары,
Без килгәнгә куанып.
Гөмбәләр йөгерешә,
Безне алыгыз, диеп.
Урманның матурлыгына
Без сөенеп туймадык.
Рәхмәтләребезне әйтеп,
Өйләргә таралыштык.
Эльза ТӘХАВОВА, Сугышлы мәктәбенең III сыйныф укучысы
Урман- уртак йортыбыз
Матурлыкка төренгән,
Гүзәллеккә күмелгән.
Әйтерсең сихри дөнья,
Урман ямь биреп тора.
Курасы да җиләге,
Шомырты, чикләвеге-
Урман дусның бүләге,
Бүләкнең - иң кирәге.
Дару үләннәре белән
Дәвалый ул һәркемне.
Ямь-яшел үләннәре
Хуш ис бирә һәр көнне.
Хозурлыкка сокланыйк,
Чүптән, янгыннан саклыйк.
Урман-дусның тереклеген
Киләчәк өчен саклыйк!
Файдасы аның кыйммәт,
Бездән аңа зур хөрмәт,
Һәр агачы, бөҗәге -
Уртак йортым бизәге.
Булат СОЛТАНОВ, Сугышлы мәктәбенең V сыйныф укучысы
Авылым
Туган авылым - Иштирәк,
Елга буе тал-тирәк.
Матурлыгын күрер өчен,
Бер урап кайту кирәк.
Бездәге саф һаваны
Сулап туярлык түгел.
Сыерчыкның сайравын
Тыңлап туярлык түгел.
Муса чишмәсе челтери
Күреп туярлык түгел.
Шундый чиста, шундый тәмле,
Эчеп туярлык түгел.
Урманнары, кырлары,
Шомырт әрәмәләре.
Тау буенда күкрәп үскән
Ямь-яшел үләннәре.
Йомраннар, кәлтә еланы
Тау итәгендә - байтак.
Ромашка, мәтрүшкәләре -
Салкын тигәндә әйбәт.
«Дала» заказнигы диләр,
Каршыдагы тауларны.
Саклыйк, дуслар, табигатьне,
Пычратмыйк без аны!
Дамир МИНӘҖЕВ, Яңа Иштирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иќат