Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Сәнгать күгендәге йолдызлар

Иң яхшы җырчыны, биючене, шигырь укучыны ничек ачыкларга? Өстәмә белем бирү үзәгендә моның серен яхшы беләләр. "Фа Солька" муниципаль конкурсы ярдәмендә алар сәләт ияләрен киң җәмәгатьчелеккә танытты. Бәйгедә, авыл мәктәпләре, балалар бакчаларыннан 4-12 яшьлек кызлар һәм егетләр катнашты. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча концерт рәвешендә узды: "Нәфис сүз", "Хореография", "Музыка инструментында...

Иң яхшы җырчыны, биючене, шигырь укучыны ничек ачыкларга? Өстәмә белем бирү үзәгендә моның серен яхшы беләләр. "Фа Солька" муниципаль конкурсы ярдәмендә алар сәләт ияләрен киң җәмәгатьчелеккә танытты.

Бәйгедә, авыл мәктәпләре, балалар бакчаларыннан 4-12 яшьлек кызлар һәм егетләр катнашты. Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча концерт рәвешендә узды: "Нәфис сүз", "Хореография", "Музыка инструментында уйнау", "Сәхнә остасы", "Вокал", "Хор". Шулай ук бәйге яшь үзенчәлекләренә дә бүленде: 1нче төркемдә 4-7 яшьлекләр булса, 2нче төркем - 8-12 яшьлек катнашучылардан тора. Алар Гүзәл Рәхимова җитәкчелегендәге җюри каршында сынау узды. Һәр бала үзенчә матур итеп чыгыш ясады. Затлы-нәфис кием, түбәтәй һәм калфак кигән малайларга, кызларга сәхнәдә үзләрен чын артист итеп тоярга мөмкинлек туды. Сәнгать күгендәге йолдызларны болай ачыклау бик матур күренеш. Бу бәйгедә катнашырга күп кенә мәктәпләрдән талантлы яшьләр килгән иде. Бәйгенең уңышлы узуы билгеле инде, тәҗрибәле педагогларның зур һәм ныклы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Укучыларның милли кием киеп чыгыш ясаулары сәхнәгә ямь биреп күңелләрне назлап җылытты, шатландырды. Бигрәк тә Яңа Сережкино мәктәбе - моның ачык мисалы. Үз милләтенә, гореф-гадәтләренә булган мәхәббәте аларның чыгышында ачык чагылыш тапты. О.Алексеева җитәкчелегендә чыгыш ясаучы Василина Нестерова, Виктория Ванюкова, Анастасия Яковлевага "Милли мәдәниятне саклау һәм яклаучылар" номинациясе бирелде. Ә "Тамашачы симпатиясен яулаучылар" номинациясенә Керкәледән V сыйныф укучысы Ислам Җәмилов, Тимәштән IV сыйныф укучысы Алинә Сөләйманова, Урмышлыдан IV сыйныф укучысы Илюзә Галимҗанова лаек булды.
Ә менә "Музыка коралында уйнау" номинациясендә беренче урынны Тимәштән IV сыйныф укучысы Илназ Газизов алды. Киләчәктә дә Илназга иҗади уңышлар телисе килә. Һәрвакыт шулай матур итеп баянында моңлы, матур көйләрне уйнап, бик күпләргә үрнәк булып торсын. Призлы урыннар яулаучылар күп булса да, I урын алучыларны гына атап үтәм. Төрле номинациядә I урын алган укучылар: Рузил Төхбәтов (Куакбаш мәктәбе), Азат Шәйхуллин (Шөгер балалар бакчасы), Илвина Бәдретдинова (Урдалы балалар бакчасы), Алсу Хәйретдинова (Иске Иштирәк мәктәбе), Әдилә Гайнетдинова (Тимәш мәктәбе), "Бәләкәч" коллективы (Түбән Чыршылы).
Шаулап- гөрләп узган фестиваль барышында без җырның моңын имгәтми, җимерми, аның кирәклегенә төшенеп, йөрәгенә төреп җырлый белерлек сәләтле, ут чыгарып, күбәләктәй очып биегән, сәнгатьле итеп укыган нәфис сүз осталарын, йөрәкләрне өздереп музыка коралларында уйнаган балаларны күреп шатландык. Алар тамашачыларның көчле алкышларына күмелеп, зур дәрт белән җырлады, биеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп