Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Куакбаш – шагыйрьләр авылы

Гүзәл табигатьле, горур таулар арасында урнашкан Куакбаш – төбәгебезгә шагыйрьләр үстереп биргән авыл.

Кайбер авылларда шагыйрьләр бөтенләй булмаса, мондагыларга Ходай шигырь язу сәләтен өеп биргән. «...Куакбаш авылы тирә-якка, татар дөньясына мәгълүм имамнар, дин галимнәре, зыялыларга мөнәсәбәтле сала. Ризаэтдин Фәхретдин, Утыз Имәни аяк баскан, яшәгән авыл һичшиксез күңелләрдә горурлану һәм соклану хисләре уята!” - дип язды шагыйрь Таһир Шәмсуаров.

Көчле рухлы
Куакбаш диюгә үк күз алдына Наил Гыйләҗев килеп баса. Наил абый дүртенче-бишенче сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. “Минем әни шигырьләр чыгара иде. Мин шуларны кәгазь битенә төшерәм. Кечкенәдән оялчан булдым. Шигырьләремне яшереп кенә яздым”, - дип искә алды ул бер әңгәмә вакытында. Беренче шигыре 1972 елда “Ильич васыятьләре” газетында дөнья күрә. Наил Гыйләҗев шигырьләрендә гаделлек, намуслык дигән төшенчәләрне беренче планга куя. Шагыйрьнең иҗат җимешләренә үтә сак карарга, күңел күзе белән күрә белергә кирәк. Аның әсәрләрендә кышкы бураннарны, күбәләк карларны, болын-кырларны да күрергә, сандугач тавышларын да ишетергә була:
Җәйләрендә салкын чишмәләрнең
Дәртле, көмеш җырын җырлыймын.
Кышлар килсә, ак буранга төрсә,
Ап-ак сагышларга урыймын.
Наил Гыйләҗевка бу тормышта авыр сынаулар аша узарга туры килә. Ләкин ул көчле рухлы булып кала.

Әлеге авылдан талантлы шагыйрь Әгъләс Шәйхетдинов шулай ук үз укучысын берсеннән-берсе матур шигырьләре белән сөендереп торды. Кызганыч, бу якты дөньядан иртәрәк китте. Озак еллар урман хуҗалыгында эшләгәч, күңелендә дә урман моңы иде. Исән вакытында редакциягә читенсенеп кенә килеп керә иде. Гади, йомшак холык-фигыльле булды. Шигырьләрендә табигать, тирә-як матурлыгы чагыла.

Авылны китаплы иткән
Куакбаш мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән Мәмдүдә Вәлиуллина авыл тарихын язып, авылны китаплы итте. Ул ветераннар советы рәисе булып эшләгәндә җыйган материалларны китап итеп бастырасым килгән иде, ди. Мәмдүдә апага бу эштә авылдашы Фәрхәт Шәйхетдинов, авылда яшәүчеләр булышкан.
Китапта Куакбаш авылына кыскача сәхифә ясала. Аннан 173 бүлеккә сузылып авылның мәчетләре, муллалары, зыялылары, урамнары, табигате, хаҗ сәфәрен үтәүчеләр, репрессия корбаннары, «Сәнәк» сугышлары, авылның иң озын гомерле нәселләре һәм намуслы хезмәт куючы аерым кешеләр турында шактый бай мәгълүмат бирелә. «Туган авылым - Куакбаш» китабында китерелгән кайбер өзекләр, хатирәләр авторлар тарафыннан бик уйланып, күзләрне яшьләндерерлек итеп бирелгән. Моннан тыш Мәмдүдә апа шигырьләр язу белән дә шөгыльләнә.

-    Шигырьләрне үзем өчен генә язам. Алар үзеннән-үзе күңелгә килеп туа. Тормышны ярату хисләреннән шундый шигырьләр туадыр, мөгаен, - ди ул Куакбаш мәдәният йортында үткән очрашу вакытында.

Бар эшкә дә өлгерләр
Алда язасы шагыйрьләр турында шулай дип бәяләп була. Куакбаш мәктәбендә укытучы булып эшләүче Зөлфия Мөхәммәтҗановага шәхес буларак та, иҗат кешесе буларак та сокланырлык. Зөлфия ханым үз коллективындагы барлык укытучыларны үзенә генә хас шигъри юллар язып котлап бара. Кешенең холык-фигыленә туры китереп, аңа карата үзенчәлекле шигырь яза белүе – искиткеч.

-    Шигырьләрне мәктәптә укыганда яза башладым, - дип сөйли Зөлфия ханым. - Мин 1-5 классларда укыганда Таһир Шәмсуаров мәктәп директоры иде. Ул безне, шигырь язучы, китап укырга яратучы балаларны, барлап, шигырьләребезне стенгазеталарга, район газетасына  яздырып-бастырып тора иде. Шуннан шигърият дөньясына кереп киттем.

Зөлфия Мөкатдәс кызы кул эшләренә дә бик уңган. Бакчасында матур чәчкәләр үстерүен дә әйтмичә булмый. Ул менә берничә ел “Әдәби марафон” проектында катнаша. Шулай ук “Авылым гүзәллеге” марафонында беренче урын алды. Ул үзе дә шигырьләр, әдәби әсәрләр укырга ярата. “Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Миргазиян Юныс, Ринат Мөхәммәдиев, Чыңгыз Айтматов, Әнгам Атнабаевны яратып укып барам”, - ди.
Куакбаш мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, язмышын нефтьче һөнәре белән бәйләгән Мансур Хәсәнов та, Зөлфия ханым кебек,  – “Чишмә” берләшмәсе әгъзасы. Мансур абыйның шигырьләрендә төрле темалар чагыла. Туган як, табигать күренешләрен оста итеп язып куя. Безнең газетта да кайберләре басыла. Лениногорскида яшәсә дә, күңеле белән авылны үз иткән, гади кеше булып кала. Шулай ук күңелендә хисләр ташыганда, кулына гитара алып, җырлар  башкара. Хәтта көен дә үзе иҗат итә.

Чишмәләр илһам биргән
Куакбашта яшәүче Халидә Бегҗанова тормышны ярата, матурлыкны күңел күзе белән күрә белә. Аның шигырьләрендә күңел сафлыгы, туган якка мәхәббәт, кешеләрне, дөньяны ярату чагыла.
-    Туган авылымны бик тә яратам. Безнең авыл искиткеч матур, тәмле сулы чишмәләргә бай. Минем Куакбашка багышлап язган шигырем җыр булы туды, - ди ул.

Үзенең беренче остазларын әйткәндә болай ди: “Чишмә” әдәби берләшмәсенә иң беренче килгәч тә мине Рәшит Шиһап, Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова каршы алдылар, алар миңа канат куйдылар. Рәмзия Габделхакова мине берләшмәгә чакырып, шагыйрьләр белән таныштыручы. Әгъләс Шәйхетдинов, мәрхүм, шулай ук яхшы мөгәмәләдә булды”.

Шагыйрәнең бар барлыгы күкләрдән иңгән илһамга бәйле. Ул тормышның бар ягын да үзенчәлекле каләме аша яктыртырга омтыла. Мәктәп партасы артында утырганда ук иҗатка тартылган кеше башкача булдыра алмыйдыр да. “Сез хыялый кешеме?” дип сорагач,
“Хыялый булмасаң, шигырьләр язып булмыйдыр. Хыяллар кешенең чын күңеленнән булырга тиеш. Шул чакта алар тормышка аша, теләкләр кабул була”, - дип җавап биргән иде бер әңгәмәсендә. Аның Куакбашка атап язылган шигыре җыр булып танылды.  Клип та төшерелде.

Куакбашта туып, хәзерге көндә Әлмәттә яшәүче Минзифа Хөснетдинованың да шигырьләре бик күп. Гади, эчкерсез итеп язылган шигъри тәлгәшләрен укучылар яратып укый.

Әгъләс абый Шәйхетдиновның улы Рәдиф Шәйхетдинов безнең газет редакциясендә эшләгәндә шигырьләр язу белән мавыккан иде, хәтта китап та бастырды.

Сарман якларыннан Куакбаш авылына килен булып килгән Фәнүсә Сәгъдиева – мәдәни чаралардан калмый. Алай гына да түгел, шигырьләр дә иҗат итә. Куакбаш китапханәсенә дә даими йөри.

 

Мансур Хәсәнов, нефтьче, шагыйрь
-    Күңел халәте төрлечә булырга мөмкин. Шигырьләр дә шул күңел халәтенә карап туа. Миңа калса, көй язу, шигыр язуга караганда, күпкә җиңелрәк. Кайбер шигырьләрнең эчендә көй була, аны тоеп, шуны тартып чыгарырга кирәк.

 

Әгъләс Шәйхетдинов турында каләмдәшләре фикере.
Шагыйрь Әгъләс тәүге шигырьләрен унбиш яшьләр тирәсендә яза башлый. Аның иҗаты аерым, үзгә иде. Шигырьләре үзе төсле тыйнак, мәгънәле, халыкчан. Гади генә бер әйбердән, вакыйгадан оста итеп шигырьләр язды. Аннары әсәренә тиешле ноктаны куеп, гомумиләштереп, гаҗәеп үзенчәлекле сәнгать әсәре тудырырга сәләтле иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шагыйрьләр Лениногорск-талантлар төбәге Куакбаш авылы