Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

«Ак чәчәкләр» фильмы районнарга чыга

Режиссер Ринат Әюповның «Ак чәчәкләр» исемле кинокартинасы XI Казан Халыкара мөселман фестиваленең төп вакыйгаларының берсенә әверелде. Габдрахман Әпсәләмовның әлеге романны иҗат итүенә 50 ел узу уңаеннан төшерелгән бу фильмда ярты гасыр узгач та актуаль булган проблемалар күтәрелә - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, игелекле эш өчен үз-үзеңне корбан итү. «Ак чәчәкләр» фильмының...

Режиссер Ринат Әюповның «Ак чәчәкләр» исемле кинокартинасы XI Казан Халыкара мөселман фестиваленең төп вакыйгаларының берсенә әверелде.
Габдрахман Әпсәләмовның әлеге романны иҗат итүенә 50 ел узу уңаеннан төшерелгән бу фильмда ярты гасыр узгач та актуаль булган проблемалар күтәрелә - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, игелекле эш өчен үз-үзеңне корбан итү.
«Ак чәчәкләр» фильмының геройлары - медицина хезмәткәрләре, белгечләр, табиблар. Төп геройлар Гөлшаһидә белән Мансур арасындагы мөнәсәбәт сюжет дәвамында кызыл җеп булып сузыла. Әлеге рольләрне Резидә Сәләхова һәм Динар Хөснетдинов башкара.
Совет чоры табибының көндәлек тормышын, аның кичерешләрен күңелегез аша үткәрәсегез килсә, «Ак чәчәкләр» фильмын зур экраннардан карарга ашыгыгыз!
26 сентябрь - Казан, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, 9 октябрь - Буа, Буа дәүләт драма театры, 10 октябрь - Әтнә, Әтнә дәүләт драма театры, 24 октябрь - Азнакай, 17 октябрь - Түбән Кама, Түбән Кама дәүләт татар драма театры, 18 октябрь - Әлмәт, Әлмәт дәүләт татар драма театры, 19 октябрь - Чаллы, Чаллы дәүләт татар драма теа­тры.
Моннан тыш әлеге фильм Баулы, Лениногорск, Мөслим һәм Сарманда октябрь айларында күрсәтеләчәк дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фильм ак чэчэклэр