Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

"Ак чәчәкләр" сериалын телевизордан кайчан күрсәтәчәкләре билгеле булды

9 ноябрьдән "Яңа гасыр" телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериадан торган кинокартинаны "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла. Моннан тыш, 8...

9 ноябрьдән "Яңа гасыр" телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериадан торган кинокартинаны "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла.


Моннан тыш, 8 ноябрь көнне әлеге телевидениенең "Мәдәният дөньясы" тапшыруында "Ак чәчәкләр"дә төшкән актерлар белән әңгәмә, ә 22 ноябрьдә шул ук тапшыру кысаларында кинокартинаны төшерү процессына багышланган фильм күрсәтеләчәк.
Сериалның режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, "Ак чәчәкләр"не төшерү инде узган елның җәендә үк башланган булган һәм анда республиканың 12 театрыннан артистлар сайлап алынган.
Төп геройлар - Гөлшаһидә һәм Мансур рольләрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәләхова һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов уйнаган. Әбүзәр Таһиров ролен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров башкара.
Лилия ЛОКМАНОВА
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габдрахман апсалямов ак чэчэклэр ак чэчэклэр фильм ак чэчэклэр