Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

МӘДӘНИЯТ

Айгөл Бариеваның күптәнге хыялы – сыер саву?! (ВИДЕО)

22 августта Айгөл Бариеваның туган көне булып узды. Җырчыны иртүк торуга берсеннән-берсе күңелле сюрпризлар көткән. Тормыш иптәше белән балалары бүлмәләрне шарлап белән бизәп, Айгөлне зур чәчәк бәйләме һәм бүләк белән сөендергән. Махсус Айгөл өчен туган көн торты да әзерләгәннәр. - Быел туган көнемне үткәрергә исәп юк иде. Ләкин көтмәгәндә җырчы...

22 августта Айгөл Бариеваның туган көне булып узды. Җырчыны иртүк торуга берсеннән-берсе күңелле сюрпризлар көткән. Тормыш иптәше белән балалары бүлмәләрне шарлап белән бизәп, Айгөлне зур чәчәк бәйләме һәм бүләк белән сөендергән. Махсус Айгөл өчен туган көн торты да әзерләгәннәр.

- Быел туган көнемне үткәрергә исәп юк иде. Ләкин көтмәгәндә җырчы Фәридә һәм башка якын дусларым килеп керде. Үзләре теләк белдереп килгәч, мин рәхәтләнеп күңел тулып каршы алдым, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева.

Моннан тыш, Айгөлнең туган көненә тагын бер көтелмәгән бүләк булган - "Яши, яши..." җырына төшерелгән клибы табадан төшкән. Клипның режиссеры - Замирә Рәҗәпова, операторы - Илдар Әхмәтов. Сюжеты бик кызыклы. Айгөл күптәнге хыялларын тормышка ашыра: дельфиннар белән йөзә, сыер сава, атта һәм велосипедта йөрергә өйрәнә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев