Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бер гаилә булып яшик

Халыклар дуслыгы турында күп сөйлибез, ә телевизордан нәкъ шуның киресе: милләтара сугыш, кан кою, дини мөнәсәбәтләрнең киеренкелеген күрсәтәләр. Куркыныч йөзләр, кулларында төрле илләрдән кайтарылган кораллар. Балалар шуны күреп үсә. Менә шунысы иң шомлы сәясәт тә инде. Бала чагымны искә төшерәм: матурлыкка омтылып, дустанә мөнәсәбәтләргә мәдхия укучы нәфис фильмнар, чын мәгънәсендә,...

Халыклар дуслыгы турында күп сөйлибез, ә телевизордан нәкъ шуның киресе: милләтара сугыш, кан кою, дини мөнәсәбәтләрнең киеренкелеген күрсәтәләр. Куркыныч йөзләр, кулларында төрле илләрдән кайтарылган кораллар. Балалар шуны күреп үсә. Менә шунысы иң шомлы сәясәт тә инде.

Бала чагымны искә төшерәм: матурлыкка омтылып, дустанә мөнәсәбәтләргә мәдхия укучы нәфис фильмнар, чын мәгънәсендә, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүче китаплар ярдәмендә олылар дөньясына атладык. Бәлки, шуңа да беркемне татар, чуаш, мордва, үзбәк, казах дип кимсетмәделәр. Киресенчә, һәр халык башка милләтне хөрмәт итеп, туйлар үткәреп, дус, бер гаиләдәй яшәде.
Безнең балалар бакчасында күптән түгел уңышлы гына "Чуаш халык мәдәнияте" декадасы үтте. Анда төп урынны әхлак тәрбиясенә, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәтнең нигезен тәшкил иткән нормалар: яхшы күңеллелек, намуслылык, туры сүзлелек, гаделлек, кеше хәленә керә белүчәнлеккә бирелде. Ярамаган гамәлләр өчен ояла белү, тыйнаклык кебек тәрбияви сыйфатлар да телгә алынды әлеге декадада. Балалар хәйран калып, Интернеттан алынган фотоматериалларны карады, остаханәдә тозлы камырдан ясаган чүлмәкләрне бизәде, чигү чикте (дөрес, чигүләре әле кәгазьдә генә булды).
Менә шулай ата-аналарга балалары аша әхлакый тәрбияне чуаш традицияләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләп, күрсәтеп, махсус файллар (папка) төзеп, һәркем өчен файдалы, кызыклы үтте ул.
Чуаш халкы да бит безнең татар милләтенә бик якын. Аларның мәркәзе исемендә дә татар авазлары ишетелә. Мәсәлән, Чыбыксары (элек Чабаксарны нәкъ шулай атап йөрткәннәр). Милли Милли ризыкларда, аеруча сөтле аш-суда таныш сүзләр очрый.
Без, тәрбиячеләр, әлеге мәгълүматларны балалар күңеленә генә түгел, ата-аналарына да җиткердек дип ышанасы килә.
Фотода: Вика Кузьмина тәрбиячесе С.Фадеева белән кунаклар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала