Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Федотовкада шигърият бәйрәме үтте

"Шигърият, яз һәм музыка" исемле әдәби кичә булып узды Федотовка урта мәктәбендә. Шигърият бәйрәменә авылдашыбыз, шагыйрә Людмила Аланлыны кунакка чакырдык. Укучыларыбыз, Людмила апалары очрашуга киләчәген белгәч, бик зур түземсезлек белән бу көнне көтеп алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын әзерләп килгәннәр иде. Кичәне оештыручы һәм алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы...

"Шигърият, яз һәм музыка" исемле әдәби кичә булып узды Федотовка урта мәктәбендә.


Шигърият бәйрәменә авылдашыбыз, шагыйрә Людмила Аланлыны кунакка чакырдык. Укучыларыбыз, Людмила апалары очрашуга киләчәген белгәч, бик зур түземсезлек белән бу көнне көтеп алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын әзерләп килгәннәр иде.
Кичәне оештыручы һәм алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Маргарита Степанова Людмила Аланлыны Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүе белән тәбрикләде, иҗат юлында зурдан-зур уңышлар теләде. Людмила үз сүзендә: "Авылыбызның күркәм шәхесе, Халык язучысы Гәрәй Рәхимгә чиксез рәхмәтлә җиткерәсем килә, ул - олы йөрәкле кеше, иҗатымда һәрвакытта да аның ярдәмен тоям, ул миңа зур таяныч", - диде.
2015 ел Әдәбият елы гына түгел, тагын берничә күркәм юбилейлар елы буларак та истә калачак - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Лениногорск шәһәренә - 60, "Лениногорскнефть"кә 70 ел. Людмила Аланлы шушы күркәм бәйрәмнәргә багышлап яңа шигырьләрен укыды: "Рәхмәт Сезгә, ветераннар!", "Язлар", "Без - төрки халыклар" һ.б.; сөекле шагыйребез Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән "Туган авыл" җырын җырлады.
Әдәби-музыкаль кичәбезне дәвам итеп, Людмила Аланлы үзенең өр-яңа "Лениногорск" исемле җырын башкарды (аны ул беренче тапкыр "Юбилейлар парады" фестивалендә яңгыраткан иде). "Яшәгән шәһәрем Әлмәт турында шактый күп җыр иҗат ителгән, ә менә туган җирем турында җырларның аз булуы мине яңа җыр язарга этәрде. Интернет аша якташларыма мөрәҗәгать иттем, танылган язучы Рәмзия Габделхакова яшь каләм тибрәтүчеләрнең җырга туры килерлек әсәрләрен барлавын хәбәр итте. Көй язар өчен бергәләп 11 гимназия укучысы Айсылу Галимова шигырен сайлап алдык", - дип "Лениногорск" җырының туу тарихын искә алды Людмила.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын яудыра тордылар, Людмила аларга бик рәхәтләнеп җаваплар бирде. Укучылар Людмила апаларына бүләк итеп, аның Т.Шәмсуаров сүзләренә язылган "Кояшлы Татарстан" җырын, Л.Сабитова сүзләренә язылган "Әни, әни" җырын башкардылар.
Людмила Аланлы кичәгә килгән барлык тамашачыларга рәхмәтләрен әйтте, балаларның тырышып белем алуларын, чыгарылыш сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калды.
Мәктәбебездә узган шигърият бәйрәме укучылар күңелендә илһам орлыклары салыр, китапка, иҗат әһелләребез әсәрләренә кызыксынучанлыкны тагын да арттырыр дигән өметтә калам.
Маргарита Степанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федотовка