Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Федотовкалылар “Өзелгән йөзем” әсәрен сәхнәләштерде

Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә, моңа федотовкалылар да өлешен кертә. Авылда төрле кичәләр, тамашалар уздырыла. Күптән түгел үзешчән артистларыбыз Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәрен сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим итте. Спектакльдә вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында бара. Татар солдаты, яраланып, госпитальдә ята. Бер шәфкать туташы аны карый, дәвалый. Бу егеткә...

Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгәндә, моңа федотовкалылар да өлешен кертә. Авылда төрле кичәләр, тамашалар уздырыла. Күптән түгел үзешчән артистларыбыз Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәрен сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим итте.


Спектакльдә вакыйгалар Бөек Ватан сугышы елларында бара. Татар солдаты, яраланып, госпитальдә ята. Бер шәфкать туташы аны карый, дәвалый. Бу егеткә карата күңелендә мәхәббәт хисе кабына. Ләкин аларның юллары аерыла, солдат туган ягына кайтып китә, тормыш корып җибәрә.

Еллар узгач, кавышсалар да, бәхетсезлек сагалап тора. Әсәрдә сугыш темасы да, ярату, намуслылык, тугрылык хисләре чагыла. Спектакльне карагач, уңай сыйфатларга без дә өйрәник һәм тормышта маяк булсын иде, дигән фикергә килдек. Төп герой Сәлимгәрәйне уйнаучы мәктәп директоры Маһиҗан Габдуллинны профессиональ артистларга тиңләрлек иде. Шәфкать туташы ролендә балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Афанасьева ничек килештерде, ә ярдәмчел, шәфкатьле күрше карчыгын чагылдырган Нина Федорова шулай ук рольне оста башкарды.

Аның ире - Виталий Федоров,тагын Людмила Афанасьева, Сергей Григорьев, Артур Васильев, Станислав Павлов, Валентина Петрованың уйнавын халык бик яратты. Геройларның уй-кичерешләрен ачып бирә алдылар. Без күз яшен сөртә-сөртә карадык, аннары көчле итеп алкышладык.

Төп эшләреннән аерылып, шундый матур чарада катнашучы авылдашларга рәхмәт әйтәбез, киләчәктә уңышлар телибез. Артистларыбыз бу спектакль белән гастрольдә - Түбән Чыршылыда булып кайттылар. Шулай бергә җыелып, тыныч тормышның кадерен белү, булганына шөкер итәргә кирәклекне аңлау кебек хисләр белән өйләргә таралыштык.
Люция ИЛЬИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федотовка