Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Фирдүс Тямаев ни өчен "Татар җыры"нда катнашмавы турында сөйләде

Шушы көннәрдә татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев ТР Мәдәният министрлыгының Мактаулы грамотасына лаек булды. Ул Фирдүскә Нурлат шәһәрендә тантаналы рәвештә тапшырылган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, җырчының үзенә шалтыраттык. - Үзем өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды. Миңа шундый югары бәя биргәннәре өчен министрлык вәкилләренә зур рәхмәтләремне җиткерәм. - Фирдүс,...

Шушы көннәрдә татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев ТР Мәдәният министрлыгының Мактаулы грамотасына лаек булды. Ул Фирдүскә Нурлат шәһәрендә тантаналы рәвештә тапшырылган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, җырчының үзенә шалтыраттык.
- Үзем өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды. Миңа шундый югары бәя биргәннәре өчен министрлык вәкилләренә зур рәхмәтләремне җиткерәм.
- Фирдүс, быел "Татар җыры" фестивалендә катнашудан баш тарткансың, дигән имеш-мимешләр йөри, чынлап та, шулаймы?
- Әйе, дөрестән дә быел "Татар җыры"нда катнашмаска булдым. 17ләп "Татарча солянка"га чакырдылар, 5 "солянка"да гына җырларга ризалык бирдем. Беренчедән, "Татар җыры" кебек дәрәҗәле, җитди чараларда катнашу минем өчен зур җаваплылык ул. Анда чыгыш ясарга әзерләнгәндә күпме нервы беткәнен үзем генә беләм, ә бу сәламәтлеккә нык тәэсир итә. Бүгенге көндә 3 "Алтын барс" сыным бар, булганына шөкер, мин шулары белән дә бик канәгать. Аннан соң гастрольләр белән дә күп йөрелде - барлыгы 210 концерт бирдек. Бик арылды, ял итәсем килә. Бу арганлык холкымда да чагыла башлады, тиз кызып китүчәнгә әйләндем.
- Ял дигәннән, җәй ничек уза? Чит илгә бардыгызмы быел?
- Бер атнага Мисырга барып ял итеп кайттык. 4 ел элек Нурлатта өй салдык, шунда яшәп ятабыз. Подвалында үземә студия ясадым. Әле шунда төзелеш эшләре белән йөргәндә бармагымны авырттырдым, тегәргә үк туры килде. Хәзер, Аллага шөкер, җайланды, микрофонны тотып була! Казан үзәгендәге фатирга да барып кайткалыйбыз, әле анда Коръән ашы да укытылмады. Күптән түгел генә алдык.
- Яңа сезонга әзерлек ничек бара?
- 20 җыр яздым, шуларның 10сы инде әзер. Иҗат төркемемдә быел зур үзгәрешләр булды: бертуган энем өйләнде, биюче кызыбыз кияүгә чыкты. Яңа сезонны көз көне башларга исәп, Алла бирса. Башта Башкортстан, Самара якларына - чит төбәкләргә чыгабыз. Казанда исә март айларында бер яисә ике көн генә концерт куярга уйлыйм. Аннан соң төрле шәһәрләрдә хәйрия концертлары белән йөрергә ният бар. Андый тәҗрибәбез бар инде, бу традицияне быел да дәвам итәсе иде.
- Якын киләчәккә планнарың?
- Билгеле булганча, быел туган авылым - Түбән Норлатта "Тямаев-ФЕСТ" дип исемләнгән үзенчәлекле бәйрәм оештырдым. Август аенда көрәш буенча ярышлар оештырасы килә иде. Җиңүчеләргә яхшы бүләкләр булачак. Кайчандыр үзем дә көрәшеп йөргән егет мин, шуңа күрә бу ярышлар миңа бик якын.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тямаев