Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Фирдүс Тямаев: Район түрәләре концертка акча түләп керми (әңгәмә)

Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде. - Мин...

Фирдүс Тямаев татарда бүген иң күп тәнкыйтьләнүче һәм иң күп эшләүче җырчыларның берсенә әверелде. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар. Ел башында җырчы 35 яшен юбилей дип игълан итеп, гастроль турын башлап җибәрде. Әңгәмәдә ул тамашачы җыю серләре белән бүлеште, борчыган проблемалары хакында сөйләде.

- Мин җырчы түгел, дигән идең бер әңгәмәдә. Алайса кем буласың, җырлаучымы?


- Мин җырчы түгел, автор-башкаручы, дидем ул чакта. Чөнки минем консерватория белемем юк. Лениногорскидагы музыка учи­лищесында укыганда вокал дәресе керде, ләкин бу белем генә җитәрлек түгел. Көй язгач, язган җырларыма өстенлек бирәм. Шуңа үземне автор-башкаручы дип атыйм. Җырчымы, җырлау­чымы икәнен исә тамашачы үзе билгели. Монда үзеңә үзең бәя биреп булмый.


- Җыр язучыларның кайвакыт нота белемнәре дә булмый. Син көйне нотага сала аласың­мы?


- Көй языйм әле дип, нота кәгазе алып утырып булмый. Ул кулыңа баян алып утырганда, синтезаторда уйнаганда туарга мөм­кин. Аннан аны нотага төшерәсең. Әгәр Аллаһы Тәгалә күңелеңә көй язу сәләте салган булса, нота белү-белмәү алай мөһим түгел. Оркестр өчен музыка язам дисәң, анда нота белеменнән башка булмый. Чөнки музыка төрле инструментлар өчен языла.


- Үзеңне татар Лепсы дип атауларына ничек карыйсың?


- Лепска охшаган дип әйткәч, кызык ясап, аныңча булсын дип, күзлекләр киеп чыгыш ясаган да бар. Ә болай, Лепс күчермәсе буласы килми. Быелгы концертка Лепсны чакырырга исәп бар иде. Ләкин ул сораган бәяне без түли алмыйбыз. Бәлкем киләчәктә бер­гә чыгыш ясарга насыйп булыр.


- Сабантуйларында, гадәт­тә, син чыгыш ясаган сәхнә ти­рәсенә иң күп тамашачы җыела. Моның сере нидә?


- Халык мине үз тиңе, үз кешесе дип кабул итә. Бәлкем сәбәбе шулдыр. Аннан беркайчан да фонограммага җырлаганым юк. Хәтта тавышыма зыян килсә дә. Арып китсәм, артка ике егетне бас­тырам, алар миңа ярдәм итә. Ә инде чирләп китсәм, концертны чигерәм. Узган елны беренче мәртәбә концертларны башка вакытка күчердем. Сөйләшергә дә тавыш калмаган иде. Ә концертта 3 сәгать сикереп-сикереп җыр­лар­га кирәк. Шуңа күрә хатыным сентябрьдән витаминнар, иммунитетны күтәрә торган дарулар белән организмны ныгытырга тотына.


- Синең ачуыңны китергән нәрсә - эстраданы тәртипкә салырга маташу бугай.


- Юк, ачуым килми. Аның нәрсәсен тәртипкә саласың соң? Әллә берәрсенең ыштанын салып биегәне бармы, әллә бе­рәр­се чыгып сүгендеме? Яисә хөкү­мәткә каршы җыр җыр­лады­лармы? Безнең эстраданың үз урыны бар. Анда моңлы җыр­чылар да бик күп. Әйтик, Фи­лүс Каһировның моңы шаккаткыч. Ришат Төхвәтуллинның үз тамашачысы бар. Сиринә Зәй­нетдинова - моңлы җырчы. Шоу яратасың икән, Данир Сабиров, Рифат Зариповка барып күңел ачып кайтып була. Биисең килә икән, Радик Юлъякшинга барып, яшь­легеңне искә төшерә аласың.

Әзрәк энергия, көч туплыйм, тормышка башкачарак карыйм дисәң, Тямаев концертына ба­расың. Эстрада төрле, шунысы белән кызыклы да ул. Шуңа күрә тәртипкә салу дигәннәре - юк сүз. Әле бер­көнне "Яңа Гасыр" каналыннан бер тапшыру карадым. Өлкән җыр­чыларыбыз яшь башкаручыларны сайлый. Шундый кызык: моңлы җырласа, сайлаудан үтә, юк икән - төшеп кала. Ә нишләп эс­трада моңлы тавышка гына корылырга тиеш? Башкаруда нинди генә алымнар юк бит: академик тавыш бар, джаз һәм башкалар.

Нишләп эстраданы бер кысага куып кертергә? Гаиләдә ике игезәк бала бар ди. Туу арасы берничә генә минут булса да, аларның зәвыклары төрле була бит. Бер­сенә кызыл төс ошый, мәсәлән, икенчесенә - зәңгәр. Ризык сайлаулары да төрлечә. Тамашачы да нәкъ шундый. Берсенә моңлы җырчы ошый, икенчесенә - башкасы. Эстраданы тәртипкә салабыз дип, худсовет төзиләр икән, миңа кызык: жюрида кемнәр утырачак?

- Чыннан да, кайбер популяр дип аталучы җырчылар зал­ны оешмалар аша тутыра. Ә син та­машачыңны ничек җыя­сың?


- Аллага шөкер, оешмаларга йөргәнебез юк. Тамашачы билет алып килә. Ләкин ул көн безгә дә килеп җитәр. Менә шушылай сорап йөрмәс өчен, берәр нәрсә уйлап табарга кирәк. Бизнес җәһә­теннәнме, башка яктанмы. Яңа маркетинг адым уйлап чыгарырга тырышабыз. Без бу хакта уйланабыз инде.


- Сораштыруларда үз бәяң­не яшермичә әйтәсең. Күпләр тел яшерергә тырыша бит.


- Ә нигә яшерергә? Бәяне беркайчан да яшергәнем булмады. Чөнки үзем өчен генә түгел, төркемдәге кешеләргә дә хезмәт хакы түләргә кирәк. Бу яктан берсен дә кыерсытканым юк. Читкә чыгып китсәк, аларны үз исәбемә яхшы кунакханәләрдә яшәтәм, әйбәт ашатам. Шәхси тормышларында проблемалары килеп чыкса, ярдәм итәргә тырышам. Салымын түлибез, авторлык хокукларын бозмыйбыз, аренда хак­ларын түлибез. Бүген мәдә­ният йортында аренда хакын да түлибез, кассирга да, идән юучысына да. Миңа калса, безгә ярдәм итәргә кирәк, кысаларга кер­тергә түгел.

Гөлинә Гыймадова

http://vatantat.ru/index.php?pg=315

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев