Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Габделфәт Сафин: “Миндә бернинди курку хисе юк”

- Җырчы булу - яшьлегемнең төп максаты иде. Аңа тырышлыгым белән ирештем, шуңа күрә дә үземне бик хөрмәт итәм, - ди Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин. - Әмма җыр белән газета эшеннән башка, мин эшләп карыйсы килгән тагын ниндидер бөтенләй башка бер юнәлеш бар кебек. Эчке тоемлавым шулай ди. Җырлап...

- Җырчы булу - яшьлегемнең төп максаты иде. Аңа тырышлыгым белән ирештем, шуңа күрә дә үземне бик хөрмәт итәм, - ди Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин.

- Әмма җыр белән газета эшеннән башка, мин эшләп карыйсы килгән тагын ниндидер бөтенләй башка бер юнәлеш бар кебек. Эчке тоемлавым шулай ди. Җырлап кына яшәп булмый. Аны яшьләр дә аңласын иде: акча эшли алмыйлар, эзләнәләр, шуңа да бик мескен булып күренәләр. Заманындагы аншлаглар миңа газета ачарга ярдәм итте. Минем беркайчан да спонсорларым булмады.
Безнең буын җырчылары гомер уртасын узды инде. Яхшы, лаеклы алмаш үсеп килә хәзер. Һәркайсының үз тамашачысы, иҗаты бар. Аларның җырлавын бик яратам, чыгышларын күзәтеп барам. Өметлеләр. Кем турында сүз барганын әйтмим, аларның исемнәре билгеле. Безнең кебек, алар да дүртәү (ред. - Гәбделфәт Сафин, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи), без дә заманында дүртәүне алыштырган идек. Яңа җырчылар барлыкка килгәннән минем тамашачым кимими, бернинди курку хисе дә юк миндә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев