Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Хәния Фәрхи икенче кызын кияүгә бирә (фото)

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена. "8 августта Алсуыбызның никах туе булачак, Алла бирса. Булачак кияүебез Руслан исемле, ул минем якташым, Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак, Алла теләсә", - диде Хәния ханым. Күптән түгел җырчы хастаханәдә ятып чыккан. Үт куыгыннан таш алдырырга туры килгән....

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена.


"8 августта Алсуыбызның никах туе булачак, Алла бирса. Булачак кияүебез Руслан исемле, ул минем якташым, Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак, Алла теләсә", - диде Хәния ханым.
Күптән түгел җырчы хастаханәдә ятып чыккан. Үт куыгыннан таш алдырырга туры килгән.
- Хәзер бар да яхшы, Аллага шөкер, мин өйдә. Иҗатым гөрли, яңа җырлар яздырам. Студиядә егетләрем иҗат итүдән туктамый, тырышып эшли", - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Хәния Фәрхи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X