Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илсөя Бәдретдинова «Түзәрлек булсаң гына…» җырына клипны ничек төшергән (+КЛИП видео)

Илсөя Бәдретдинованың җырлары башка татар җырчыларыныкыннан шактый аерыла.Заманнан артта калмыйм дигән кебек, соңгы елларда ул җырларына видеоклиплар төшерә башлады. «Түзәрлек булсаң гына…» җырына клипны төшерү процессын без дә күзәтеп кайттык.

 

Шуны әйтергә кирәк, 2014 елга кадәр Илсөя Бәдретдинованың бер генә клибы бар иде, анысы да чын клип түгел, күбрәк шаярып төшергән видеога охшаган иде. Якындагы берничә елда җырчының бер-бер артлы берничә клибы чыкты.

«Түзәрлек булсаң гына…» җырына төшерелгән клип якындагы берничә көндә экраннарга чыгарга тиеш.  Җыр сүзләре авторы — Камил Сәгадәт, көй авторы Айдар Тимербаев. Әлеге клипны төшерү өчен, Илсөя һәм аның командасына 2 көн кирәк булды (әлбәттә, сценарий язу, мораль һәм физик яктан әзерләнүләрне санамасаң). Клип төшерелгән урын — Киров районындагы Изумрудное күле тирәсе.

Клип төшерәбез дигән көнне сәгать 6.50ләрдә Илсөянең өе янында очрашырга сөйләштек. Илсөя апа үзе макияж ясатырга киткән иде. Съемка урынына без берничә кеше кузгалдык. Юлда Илсөя дә үз машинасы белән безне куып җитте. Машинасыннан чыккач кына, аның йөзендәге гримны күрдек. Ул, битенә аклы-каралы сызыклар, күзләрен үзенчәлекле формалы итеп күрсәтүче макияж ясаткан һәм кызыл төстәге линза кигән иде. Машинасыннан бик яхшы кәеф белән, көлә-көлә төште.

«Монда килгәндә, бер-ике светофорда туктарга туры килде. Күршедә утыручы водительләр башта курыкты, аннан бик озак карап тордылар. Мине һәрвакытта да шулай йөри дип уйладылар ахрысы.» — диде. Без көлешеп, фотога төшкән арада, клипта төшәчәк башка кешеләр дә килеп җитте.

Яңа килгән кешеләр яшь, чибәр, көчле, матур тәнле егетләр иде. Соңыннан алар белән аралашып, кайберенең фитнес тренер, кайберсенең, профессиональ стриптиз белән шөгыльләнүен белдек. Шөгыльләре күпмедер «тыйнаксызлык» таләп итсә дә, битләренә грим салганда һәм кием алыштырганда (киемнәре бик кызыклы иде, түбәндәге фотодан карагыз), җегетләр бер-берсеннән һәм үзләреннән үзләре оялып көлешеп, фотога төшеп, «боларны әбием күрмәсә ярар иде», — дип гөрләшеп алдылар. Егетләрнең күбесе — татар егетләре, Илсөянең җырларын белсәләр дә, яңа җырны әле ишетмәгән булып чыктылар. Бары тик нишләргә тиеш булганнарын һәм кемне уйныячакларын чамалыйлар иде.

Ә клипның сюжеты, мондыйрак булырга тиеш иде: Илсөя Бәдретдинованың герое — яшь ана бүре. Ул урманан йөри. Аңа төрле яктан төрле бүреләр һөҗүм итә. Алар аны качып булмаслык җиргә, кыяга кадәр куып килә. Эшләр харап булды дигәндә генә, карт, тормышның «ачысын да, төчесен дә» татып караган бүре килеп чыга. Ул Илсөя — бүрене коткара һәм яшь бүреләрне куып җибәрә. Азакта ике төп герой бергә кала.

Карт бүрене Камал театры актеры Минвәли Габдуллин уйный. Клипның режиссеры Лилия Кадырова, клип төшерү турында идея барлыкка килгәч тә, әлеге рольдә Минвәли абый булырга тиешлеген әйткән.

 

Язма кыскартылып бирелде

Автор: ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВА

ЧЫГАНАК: http://idel-tat.ru/bez-bez-bez-id/

Фото: ЕКАТЕРИНА КНОПИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев