Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

«...Күперне ике сәгать чыгабыз!...»

Ял көннәремнең берсендә иптәш кызым Лилия Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәренә кунакка чакырды. Озак уйлап тормадым, сумкама кирәк-ярак әйберләрне тутырып, вокзалга киттем. Октябрьский шәһәренә килеп җиткәч, автобустан төшүгә зур һәм биек вокзал каршы алды үземне. Лилия белән очраштык. Ул миңа, өйгә кайтканчы, бераз шәһәр буйлап йөреп кайтырга тәкъдим ясады. Бирегә беренче...

Ял көннәремнең берсендә иптәш кызым Лилия Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәренә кунакка чакырды. Озак уйлап тормадым, сумкама кирәк-ярак әйберләрне тутырып, вокзалга киттем.


Октябрьский шәһәренә килеп җиткәч, автобустан төшүгә зур һәм биек вокзал каршы алды үземне. Лилия белән очраштык. Ул миңа, өйгә кайтканчы, бераз шәһәр буйлап йөреп кайтырга тәкъдим ясады.
Бирегә беренче тапкыр килүем. Шуңа бөтен нәрсәгә игътибар итеп, карап, кызыксынып йөрдем. Октябрьский шәһәре 1946 елда төзелгән. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, анда 110 мең тирәсе халык яши. Аларның 40,8 процентын - руслар, 37,1 процентын - татарлар, 14 процентын башкортлар, 8,1 процентын марийлар алып тора. Башкалардан ул йорт төзелеше, бизәлеше белән аерылып тора. Бу шәһәрнең Казанга охшашлыгы бар диимме соң инде. Урамнары тар, кибетләрнең иге-чиге юк, кая карама "бутик" та "бутик". Ә менә бәяләргә килгәндә, безнең шәһәрдәге бәядән ерак китмәгән икән. Ни өчен шулай дим, чөнки Лилия базарга алып керде. Андагы әйбер, күңелең ни тели, шул бар. Бер матур кофтага күзем төшеп, ничә сум икәнен сораган идем, сатып алу теләгем юкка да чыкты. Бер мизгелдә уйлап куйдым, әллә каян кием алганчы, үз шәһәреңдәге базардан чык та ал инде.
Иптәш кызымнан кибетләрнең нигә болай күп булуы турында кызыксынып сораган идем, ул:
- Озакламый базар да бетәр инде, чөнки киләчәктә шул "бутик"ларны гына калдырырга исәплиләр,- диде.
Газет укучыларының "Аструм", "Панакс", "Браво", "РИО", сәүдә-күңел ачу үзәге "PLAZA" кибетләре турында ишеткәне булмагандыр әле. Чөнки үзем дә аларны беренче тапкыр күрдем һәм ишеттем. Биш катлы кибетләрне ничек йөреп чыкканны күз алдына китерсәм, ышанып булмый. Иң кызыксындырганы - үзләре ясап сатуга куйган сабыннар бүлеге иде. "Мыльное королевство" дигән бу бүлек хуш исе белән кешене үзенә әллә каян җәлеп итеп тора. Мин дә аны читләтеп үтә алмадым. Сатучы безгә сабыннарның нинди генә төрләрен күрсәтмәде. 100 граммы - 30-40 сум тирәсе иде. Кара карлыган исе килә торган сабынны сайлап, сатып алуыма бер дә үкенмәдем, чыннан да, хуш исле булып чыкты.
Бераз кибетләрдә йөргәч, киттек урам буйлап. Үзәккә килеп чыктык, анда музыка, җыр-бию бара иде. Сораштыра торгач, Башкортстан Президенты килгән булган, шуның хөрмәтенә концерт оештырганнары билгеле булды. "Делать добро ВМЕСТЕ" дип исемләнгән концерт тәмамлангач, ару-талуны онытып, сәяхәтне дәвам иттек. Матур итеп агачлар утыртылган, сарылы-яшелле яфракка күмелгән "Нефтяник"лар паркында, билгесез солдатка куелган һәйкәл янында, стадионда, исең китәрлек итеп фонтаннар төзеп урнаштырылган "Яшьләр" скверында, Уфа дәүләт нефть техник университеты каршында, Ык елгасы буенда булдык. Ык елгасы үзенә бер үзенчәлекле икән. Анда төзелгән күпер Башкортстан белән Татарстанны аерып торучы чик булып тора. Күпернең Татарстан ягында торучы кешеләре болай дип шаярта икән: "Октябрьскийга бару өчен күперне ике сәгать чыгабыз!", гәрчә күпер озын булмаса да. Чыннан да, ике сәгать аерма бар бит.
Иптәш кызым белән урам буйлап сәяхәт иткәндә, шунысына игътибар иттем: кибет, оешма исемнәре, белдерүләр тактасындагы язулар, сүзләр башкорт һәм рус телендә язылган. Мәсәлән: бездә су булса, аларда һу, китаплар - китаптар, эчке эшләр бүлеге - эске эштәр бүлеге, Октябрьский каласы - Октябрьский калаһы, сәгатьләр - сәгаттәр, сәүдә йорты - сауза йорто, мәгълүмат - мәfлүмәт кебек сүзләрнең язылышын үз күзләрем белән күреп кайттым.
Икенче көнне,кайтып китәр алдыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә булырга туры килде. Анда да бездәге кебек ярминкә үтә икән. Халык ит-сөтне, тәм-томны, яшелчәне мулдан алды. Кулдан эшләнгән әйберләр дә байтак кына сатылды. Аннары кабат вокзалга юл тоттык. Лилиягә шәһәрне күрсәткән һәм таныштырган өчен рәхмәт әйтеп, күңел тулы хис-кичерешләр белән кайтып киттем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: октябрьский

2
X