Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск районында клублар эшчәнлеге

"Бездә эшләүче түгәрәкләргә иң тугры йөрүчеләр, беренче чиратта, өлкәннәр, аннары балалар. Ә дискотекаларга килгән яшьләребезне күбрәк итеп күрәсе килә", ди "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында эшләүче күп функцияле үзәк директоры Светлана Кондратьева. Китәселәре килми Клуб - авылны яшәтүче үзәк, дибез. Бирегә килеп, бер-берең белән аралашу мөмкинлеге туа, шөгыль табасың. Районыбызда...

"Бездә эшләүче түгәрәкләргә иң тугры йөрүчеләр, беренче чиратта, өлкәннәр, аннары балалар. Ә дискотекаларга килгән яшьләребезне күбрәк итеп күрәсе килә", ди "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында эшләүче күп функцияле үзәк директоры Светлана Кондратьева.
Китәселәре килми
Клуб - авылны яшәтүче үзәк, дибез. Бирегә килеп, бер-берең белән аралашу мөмкинлеге туа, шөгыль табасың. Районыбызда "Письмянка" тимер юл станциясе микрорайонында үткән ел көз айларында ачылган клуб гөрләп эшләп тора. Биредә алты түгәрәктә (клуб формированиеләре дип йөртелә) 80ләп кеше шөгыльләнә. Олылар һәм балалар өчен түгәрәкләр сишәмбедән алып шимбәгә кадәр һәркөнне билгеләнелгән сәгатьтә эшли.
Мин барган көнне "Очарование" балалар бию төркеме җитәкчеләре Ольга Латыйпова (ул мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазифасын алып бара) белән "Морячка" биюе өйрәнәләр иде. Ольга Геннадьевна әйтүенчә, төркемдәге балалар саны бертөрле генә түгел, үзгәреп тора.
- Биергә ихтыяр көче зур булганда өйрәнеп була, кайберсенә ул авыр бирелеп, түгәрәккә башта килеп, аннан йөрмәүчеләр дә булды. Кызларга безгә биюгә малайлар да кирәк дигән идем, алар танышларын алып килгән, менә бүген ике егет тә кушылды. Моңа кадәр татар биюен өйрәнеп, аны тамашачыга күрсәттек инде. Айгөл Исланова белән Диана Трофимова оста башкарып чыктылар. Рината Садыйкова безнең сәнгатьле сөйләүче кызыбыз, - дип мактап та алды ул.
Моннан тыш заманча биюләр белән шөгыльләнүче "Бэби братс" балалар төркеме бар, болар барысы да атнага ике тапкыр бер сәгать эшли. "Оста куллар" түгәрәгенә шимбә көнне килеп, балалар кул эшләренә өйрәнә. "Волшебники" театр түгәрәгенә йөрүчеләр артист булу серләренә төшенә.
70 яшьлекләр дә килә
Олылар да түгәрәкләргә теләп килә, алар өчен "Россиянка" вокал һәм "Леди-Данс" бию төркемнәре атнага ике тапкыр эшли. Җыр түгәрәген Любовь Садыйкова оештырган, ул һәвәскәр җырчы икән. Апалар бик тә яратып йөри торган түгәрәк бар, ул - буыннар гимнастикасы. "Кайбер көннәрне аңа 35-40лап кеше килә. Әле беркөнне 70 яшьлек апа да түгәрәккә кушылды", ди клуб директоры Светлана Кондратьева. Аның әйтүенчә, мәдәният йортында чаралар әледә-әле үткәрелеп тора. "Кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр менә дигән сувенирлар ясадылар да шулардан күргәзмә оештырдык. Рус шагыйре Александр Пушкинны театр төркемендә шөгыльләнүчеләр белән искә алдык. Әле менә Гашыйклар көненә яшьләр өчен төзелгән программа да кызыклы килеп чыкты. Ә беркөнне шәһәрдән берьюлы өч ансамбль: "Сударушка", "Сүнмәс ялкын", "Чишмә" килеп, халык өчен ял иттерү кичәсе уздырды" ди ул.
Клуб директорының сөйләвеннән аңлашылганча, теләкләре - микрорайон халкының мәдәни тормышын кызыклы, җанлы, бергәләшеп үткәрү, озын кичләрдә күңелсезләндереп утыртмау. Моның өчен мөмкинлекләре бар дисәк тә, мәсәлән, алар баянга мохтаҗ. Дөрес, әлегә вакытлыча биреп торганнар. Шулай ук сәхнә костюмнары да җитми. Җирле халык та шкафында тик торганнарын алып килеп биргән.
Мәкаләнең тулы вариантын "Заман сулышы"ның 19 февраль санында укыгыз.
Розалия Мостафина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: клуб