Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск укучылары мәдәният учреждениеләренә ничек йөриячәк

Мәктәпләрдә укытучылар гадәттә бирә торган хисаплар саны быел 25 процентка, ә балалар өчен уздарыла торган мәдәни чаралар 30 процентка кыскартылган. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган очрашуда ТР Премьер -министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тулырак тукталып үтте. Аның фикеренчә, укытучылар, беренче чиратта, балаларга белем...

Мәктәпләрдә укытучылар гадәттә бирә торган хисаплар саны быел 25 процентка, ә балалар өчен уздарыла торган мәдәни чаралар 30 процентка кыскартылган. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында узган очрашуда ТР Премьер -министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тулырак тукталып үтте.
Аның фикеренчә, укытучылар, беренче чиратта, балаларга белем бирү һәм белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Ә мәдәни-күңел ачу чараларын балаларның каникуллары вакытында яки дәресләрдән соң уздыру кулайрак. "Балалар дәресләрне күбрәк калдырган саен, белем дәрәҗәсе ныграк какшый", - диде ул журналистларга.
Ул, шулай ук, мәктәпләрдә әти-әниләрдән акча җыю хакында да сүз алып барды. Бу мәсьәләне ул бик җитди дип атады һәм әти-әниләрдән бу уңайдан килгән шикаятьләрнең кимемәвен дә әйтеп узды. Шуңа да ТР мәгариф һәм фән министры, республика прокуратурасы белән киңәшмәләр үткәргәннән соң, Яңа елга кадәр мәктәпләрдә балалардан өстәмә акча җыюны бөтенләй тыярга, дигән карарга килгән.
Мәктәпләрдәге ниндидер мәсьәләләрне әти-әниләр хисабына чишәргә ярамый, дип саный министр Энгель Фәттахов. Мәктәпләрдә акча җыюны тыюны ул коррупциягә каршы алып барыла торган эш икәнен дә ассызыклады.
"Безнең балаларыбыз театр-музейларга йөрергә тиеш һәм без моңа беркайчан да каршы булмадык. Тәрбия белән белем бирү процессы бергә алып барылырга тиеш. Әмма кайбер мәгариф оешмаларында укытучылар хәтта үз акчаларына билетлар сатып алырга мәҗбүр − бу дөрес гамәл түгел", - диде министр. Бу эшне Энгель Фәттахов системалы итү яклы. Балаларны мәдәни чараларга алып бару проекты инде булдырылган, һәм 13 ноябрь көнне мәгариф һәм фән министры аны мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә тәкъдим итәчәк.
Әлеге проект нигезендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре белән килешү төзиячәк, мәдәният учреждениеләренә бару өчен уку графигында аерым көннәр билгеленәчәк, баланың чарага баруы ирекле булуы исәпкә алачак, мәдәни чарага билетлар әти-әниләргә шәхси очрашуда, әти-әниләр җыелышлары вакытында тәкъдим ителәчәк.
"Татар-информ" материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучы

2
X