Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида шагыйрь Таһир Шәмсуаровның юбилей кичәсе үтте

Мәдәният сараенда якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровың 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган кичә булып үтте. Аның иҗатын яратып, үзен хөрмәт итүче барлык кеше килгән иде. Казаннан республика язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан килгән. Шулай ук шагыйрә, "Болгар" радиосы дикторы Шәмсия Җиһангирова, Г.Камал театры артисты Ирек Баһманны тамашачы көчле алкышлар белән каршы...

Мәдәният сараенда якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровың 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган кичә булып үтте.
Аның иҗатын яратып, үзен хөрмәт итүче барлык кеше килгән иде. Казаннан республика язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан килгән. Шулай ук шагыйрә, "Болгар" радиосы дикторы Шәмсия Җиһангирова, Г.Камал театры артисты Ирек Баһманны тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. Ирек Баһман Таһир Шәмсуаровның берничә шигырен укыды. Европа-Азия халыкара гуманитар фәннәр академиясе президенты, галим Энгель Таһиров бәйрәм белән котлап, юбилярга "Алтын роза" медале тапшырды. Якташыбыз, танылган җәмәгать эшлеклесе Г.Рәхим махсус кайткан, шагыйрьгә теләкләрен җиткерде.
Таһир Шәмсуаровны авылда яшәп, авылга дан җарлаучы шагыйрь, дип характерладылар. Мәктәп һәм авыл җирлекләреннән килгән вәкилләр аны оста оештыручы һәм үзләренең төп ярдәмчесе, дип атады. Әле Мөэмин-Каратайда мал санын арттыручы да ул. Әлеге авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова Таһир абый хуҗалыгында мөгезле эре терлек санының биштән ким булмавын әйтеп үтте.
Бәйрәмдә шагыйрьнең балалары да катнашты. Ике кызы җырлады, малае һәм оныгы Динар шигырь сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шагыйрь